Алексей Песошин совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан котлады

Бүген – 2 февральдә Россиянең сугышчан дан көннәре арасыннан иң мөһимнәреннән берсе – совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада яшәүчеләрне һәм ветераннарны газета аша котлады.

“Сталинград янында 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән тарихи сугыш, Бөек Ватан сугышы барышында иң зур бәрелешләрнең берсенә һәм сугыш хәрәкәтләренең борылыш чорына әйләнеп, тарихны үзгәртә, – диелә котлауда. – Шуннан соң инде немец гаскәрләре үзләренең стратегик өстенлеген тулысынча югалта. 200 көнгә сузылган Сталинград оборонасы тарихка иң канкойгыч, иң рәхимсез сугыш буларак кереп кала. Ул чагында шәһәрне дошманга калдыру хәрби генә түгел, идеологик җиңелүгә дә тиң итеп карала.

Совет солдатлары һәм офицерлары, шәһәрдә яшәүчеләр туып-үскән җирләренең һәрбер карышы өчен, һәр урам, һәр йорт өчен каһарманнарча көрәшә. Нәтиҗәдә фашистлар күпме генә тырышса да, шәһәрне басып ала алмый.

Сталинград сугышы совет гаскәрләренең тулы җиңүе белән тәмамлана. Бу көнне безнең һәркайсыбыз яу кырыннан әйләнеп кайтмаучылар, фронтта каһарманнарча көрәшүчеләр, тылда фидакарьләрчә хезмәт итүчеләр алдында баш ия. Безнең өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге булган ветераннарга – бик зур ихтирам-хөрмәтебез!

Республикада яшәүчеләрнең барчасын совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан котлыйм!

Сталинград күңелләребездә мәңгегә Ватанга иксез-чиксез тугрылык һәм каһарманлык символы булып сакланачак!”


Фикер өстәү