Рөстәм Миңнеханов Сталинград сугышында катнашучыларга рәхмәт әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел тулу уңаеннан котлау урнаштырган.

“Моннан 80 ел элек – 2 февральдә Совет Армиясе Сталинград янындагы сугышта немец-фашист гаскәләрен тар-мар итә. Бу җиңү Бөек Ватан сугышында борылыш чорына әйләнеп, Ватаныбыз өчен аяусыз көрәшкән меңнәрчә сугышчы өчен каһарманлык үрнәгенә булып хезмәт итә.
Кызганычка, еллар, тән һәм күңел ярасы үзенекен итә – Сталинградны саклаучылар сафы елдан-ел сирәгәя. Республикабызда шул бөек вакыйгаларның шаһитыннан берсе – Александр Рубенович Шахназаров!
Рәхмәт Сезгә, Александр Рубенович! Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез”, – дип язган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.


Фикер өстәү