Татарстан министры төрле ризыкларда куллану өчен чикерткә үрчетергә тәкъдим иткән

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада микротерлекчелек турында уйланырга тәкъдим иткән.

“Өстенлекләре күп – аксымы, витаминнары, клетчатка һәм минераллары күп булу нәтиҗәсендә табигый иткә бик яхшы алмаш, ит җитештерүгә караганда экологиягә дә азрак зыян сала”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Айрат Хәйруллин шулай ук Европа берлегенең гыйнвар аенда төрле ризыкларда чикерткә порошогын куллануны хуплавын искә төшергән. Аның фикеренчә, цифрлаштыру технологияләре мондый ризыклардан массакүләм төстә файдалануга ярдәм итә алачак.

“Спортчылар өчен бөҗәк оныннан ясалган батончиклар бар инде. Аларны күбрәк кешеләрнең куллануына ничегрәк карыйсыз?” – дип язган министр.

Исегезгә төшерәбез: 24 гыйнварда Европада өй чикерткәләрен ашарга рөхсәт итүне күздә тоткан яңа законның гамәлгә кертелүе мәгълүм булды. Озакламый чүп коңгызы личинкаларына карата да шундый ук тәкъдим кертелүе көтелә.


Фикер өстәү