Хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору өчен өстәмә исемлек әзерлиләр

Исемлекне Россия Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы әзерләп, Оборона министрлыгына җибәрәчәк, дип яза «Челнинские известия».

Россия Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору буенча Оборона министрлыгына өстәмә исемлек әзерли. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Көзге чакырылыш кысасында армия хезмәтен кичектерүгә заявкалар кабул итү инде күптән төгәлләнде. Шуңа да карамастан, ИТ-компанияләрдән хезмәткәрләренә кичектерү бирү үтенече белән күп кенә запрослар алыну дәвам итә. Шуңа күрә Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Оборона министрлыгы өчен өстәмә исемлек әзерли. Соңгы карар шунда кабул ителәчәк”, – дип аңлатылган Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында.

Ведомствода әйтүләренчә, оешма заявка тапшырмаган очракта, хәрби хезмәткә баруны кичектерүгә дәгъва кылучы хезмәткәрләр исемлеген төзеп, аны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаларга һәм Цифрлы үсеш министрлыгының электрон почтасына (help@digital.gov.ru) җибәрергә кирәк. Хат шаблоны һәм мәгълүматлар тапшыру формасы министрлык сайтына урнаштырылган. Заявкалар 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Исемлек тапшырылып та, хезмәткәргә кичектерү бирелмәсә, түбәндәге мәгълүматларны почта аша (sos@digital.gov.ru) җибәрергә кирәк:
-ФИО
— компания атамасы
-гаризаның Дәүләт хезмәтләре порталындагы номеры
— проблеманың асылы
— мобиль телефон номеры
-повестканың фотосурәте.


Фикер өстәү