Электрон повесткаларның кайчан җибәрелә башлаячагын әйткәннәр

Электрон повесткалар язгы чакырылышта 1 апрельдән 15 июльгә кадәр җибәреләчәк. Бу хакта “RTVI” Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов сүзләренә таянып хәбәр итә.

Картополов билгеләп үткәнчә, хәбәр җиткерүнең төп ысулы – элеккечә үк, гадәти кәгазь повестка. Аның әйтүенчә, электрон повесткалар көзге чакырылышта да юлланган. “Алар язгы чакырылышта да киләчәк”, – дип билгеләп үткән депутат.
Ул шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүчеләрнең махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәкләрен басым ясап әйткән.
Исегезгә төшерәбез: Картополов узган елда, көзге чакырылыш алдыннан, чараның элекке кагыйдәләре буенча уздырылачагын, егетләрнең кәгазь повесткалар алачагын әйткән иде. Россия Президенты Владимир Путин декабрь аенда Оборона министрлыгына быел көзге чакырылышны электрон реестрдан файдаланып үткәрергә кушты.

Узган язда “Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында” законга шактый ук зур төзәтмәләр кабул ителде. Алар нигезендә, хәрби бурычлылар исәбе автомат рәвештә алып барылачак, ә повесткалар Дәүләт хезмәтләре порталына юлланачак.


Фикер өстәү