Алексей Фролов: «Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы дәвам иттереләчәк»

Татарстанда “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруны дәвам иттерәчәкләр. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

– Баштарак программа биш елга исәпләчәнәк дип фаразладык. Тик аңлыйбыз: программага эләккән ишегалларын тәртипкә китереп бетерү өчен биш ел гына җитмәячәк. Шуңа күрә ул алга таба да дәвам иттереләчәк, – диде министрның беренче урынбасары.

Аның әйтүенчә, 2020-2023 елларда республикада әлеге программа кысасында 4339 күп катлы йорт яны территориясе төзекләндерелгән.

– Быел “Безнең ишегалды” программасы кысасында 833 ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла. Моның өчен республика бюджетыннан 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды. Бу эштә 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Үзегезгә ошаган иҗтимагый киңлекне сайлау өчен Дәүләт хезмәтләре порталына кереп тавыш бирергә кирәк.


Фикер өстәү