Татарстанда 1212 ишегалдын төзекләндерәчәкләр

Быел Татарстанда 1212 ишегалдын төзекләндерәчәкләр. Әлеге эшләр «Безнең ишегалды» программасы кысасында башкарыла. Татарстан халкы бу программаны куркып кына кабул итсә дә, хәзер аңа эләгүчеләр сөенеп туя алмый. Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, әлеге программада күпфатирлы йортлар катнаша.

Аларның 2014 елга кадәр төзелгән булуы һәм моңарчы төзекләндерү эшләре башкарылмавы шарт. «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» программасы координаторы Венера Камалова әйтүенчә, 2020–2021 елларда 2167 ишегалды төзекләндерелгән инде. Бу хакта   ул Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында хәбәр итте.

– «Безнең ишегалды» программасы биш елга исәпләнгән. Шушы вакыт эчендә 7 мең ишегалды яңартылачак. Исегезгә төшерәбез: бу – Президент программасы. Аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 50 млрд сум акча бүленеп бирелде, – ди ул. – Без ишегалларын анда яшәүчеләр киңәшен истә тотып үзгәртәбез. Һәрдаим алар белән очрашып сөйләшәбез. Уртак фикергә килү өчен бер-беребезгә юл да куябыз. Әмма ни генә эшләсәк тә, без республика халкына ял итәр өчен матур урыннар, аларның яшәгән җирләре чиста, төзек булсын өчен тырышабыз.

Венера Камалова әйтүенчә, ике ел эчендә әлеге программада 890 мең кеше катнашкан. Биш ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы 2 миллион кешегә кагылачак.

Дөрестән дә шулай. Казанның Җиңү проспекты, 224б йортында яшәүчеләр дә бу программага бик рәхмәтле. Ишегалдында ремонт эшләре башлангач, күңелләр күтәрелде, ди алар.

– Баштарак бөтен җирне җимереп ташлагач,  күңел бераз кителгән иде. Баксаң, эшчеләр эшләрен шулкадәр тиз һәм тәртип белән башкара икән. Шаккатмалы. Берсе казый, икенчесе тигезли. Шул арада юллар салына, тирә-як матурлана. Без моның кадәр үк булыр дип көтмәгән идек. Хәзер ишегалдыннан керәсе дә килми. Бу программа өчен зур рәхмәт, – ди Гөлназ Хәкимова.

«Безнең ишегалды» программасы кысасында башкарылырга тиешле алты төрле эш:

– юл, тротуарлар төзекләндерелә;

– эскәмияләр куела;

– чүп савытлары яңартыла;

– ут яктырткыч баганалар төзекләндерелә яки яңалары куела;

– балаларга уен һәм спорт җиһазлары куела;

– каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдырыла яки яңартыла.


Фикер өстәү