Татарстанда югалган 25 яшьлек кызны эзлиләр

Кызны күрүчеләрдән 102, 02 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Чаллыда 25 яшьлек Гөлназ Кәлимуллина югалган. Ул 26 гыйнварда өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Аның өстендә кара куртка, соры чалбар, башында караңгы төстәге башлык булган. Буе 160-165 см чамасы, чәчләре кара. Сул як кулында пешкән эзе бар.

Гөлназны күрүчеләр булса, 102, 02 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

 


Фикер өстәү