Чаллыда 34 яшьлек Эльвира Камаеваны эзлиләр. Ул 1 августта автовокзалдан чыккан һәм югалган, дип хәбәр итә «Орел» ирекле эзләү-коткару отряды матбугат хезмәте.
Эльвираның буе 160-165 см чамасы, уртача гәүдәле, чәчләре җирән төстә. Алсу кофта, ак чалбар һәм кара кроссовкалар кигән булган.
Камаеваны күрүчеләр, аның кайдалыгын белүчеләр булса, 89053732135, 89172604743 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.