Татарстанда эшкә дип чыгып киткән җирдән югалган 27 яшьлек ир-атны эзлиләр

10 апрельдән бирле Можгада яшәүче 27 яшьлек Максим Посаженниковны эзләү дәвам итә. Ул Әлмәткә дип китә һәм элемтәгә чыкмый башлый. Туганнары әйтүенчә, бу көнне 17 сәгатьтә шалтыратып, Чаллы автовокзалында булуын һәм автобус көтүен хәбәр иткән. Шуннан бирле аның кайдалыгын белүче юк.

Билгеләре: буе 170 см, ябык гәүдәле, чәчләре кара кыска.

Капюшонлы яшкелт соры кыска куртка, кара башлык, хаки төсендәге чалбар, каралы-аклы кроссовки кигән. Үзе белән кара рюкзагы һәм кара юл сумкасы булган.

Аның кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркемгә 112 яки 102 номерларына
шалтыратыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү