Дәүләткә хыянәт итүчеләрне гомерлеккә утыртачаклар

Россия Дәүләт Думасы дәүләткә хыянәт итүчеләргә җәзаны кырысландыруны күздә тоткан законга төзәтмәләр кабул иткән. Документ нигезендә, мондый җинаять өчен гомерлек төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.

«РИА Новости» хәбәренә караганда, шпионлык итү, дәүләт сере булып торучы мәгълүматларны чит ил кешеләренә тапшыру, дошман ягына күчү яки чит дәүләткә Россиягә каршы эшчәнлегендә финанс ярдәме, башка төрле ярдәм күрсәтү дәүләткә хыянәт итү буларак бәяләнәчәк. Моңарчы гаеплеләргә, 500 мең сумга кадәр штраф белән, 20 елга иректән мәхрүм итү янарга мөмкин иде.

Исегезгә төшерәбез: дәүләткә хыянәт иткән өчен җәзаны кырысландыру турында закон проектына төзәтмәләр Дәүләт Думасына 7 апрельдә кертелгән иде.


Фикер өстәү