Дәүләткә хыянәт иткән өчен җәзаны кырысландырырга җыеналар

Иминлек комитеты башлыгының беренче урынбасары Андрей Луговой әйтүенчә, Россия соңгы дистә ел эчендә дустанә булмаган мохиттә яши.

Якын араларда Думага дәүләткә хыянәт иткән өчен җәзаны кырысландыру турында закон проектын кертәчәкләр. Иминлек комитеты башлыгы беренче урынбасары Андрей Луговой шулай дип белдергән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Моңа кадәр ул дәүләткә хыянәт иткән өчен, гомерлек төрмә җәзасына кадәр, җәза чарасын катгыйлатырга һәм гражданлыктан мәхрүм итүгә чакырган.

“Советлар чорында бездә хыянәт өчен атып үтерүнең күздә тотылганлыгына игътибар итәсем килә. 1990 нчы елларда, илдә либерализм хөкем сөргәнлектән, бу искелек калдыгы булып санала башлады. Шуңа күрә җәза чарасын йомшарту турында карар кабул ителде”, – дип язган Луговой үзенең телеграмм-каналында.
Ул соңгы дистә ел дәвамында Россиянең дустанә булмаган мохиттә яшәвеннән, чит ил махсус хезмәтләренең актив эш алып баруыннан чыгып, гомерлек төрмә җәзасын кертүнең зарурилыгын искәрткән.


Фикер өстәү