Бай Хәйруллин: «Кино юнәлешен үстерү – дәүләт бурычы гына түгел»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенең кунагы – режиссер һәм видеограф, «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмының авторы Бай Хәйруллин. Үз акчаңа сыйфатлы фильм төшерү авырмы? Тарихи фильмнарны яшьләр өчен дә кызыклы итеп ничек төшерергә? Яшь, өметле кинемотографисттан тагын нинди проектлар көтәргә? Без әнә шулар хакында сөйләштек.

«Бабам Тукай белән дус булган»

– Ни хәл?

– Хәлләр әйбәт, Аллага шөкер. Күптән түгел генә мөселман кинофестивале узып китте. Аның кысасында миңа «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмын күрсәтергә насыйп булды. Гомумән, фестиваль минем өчен үзенчә бер бәйрәм һәм тәҗрибә туплау өчен яхшы мөмкинлек булды. Хәзерге вакытта Иске Казан турында фәнни-популяр фильм төшерәм.

– Балачагың турында сөйлә әле.

– Мин – Арча районының Яңа Кенәр авылы егете. Әтием – Яңа Кенәрнеке, әнием Яңа Кырлай авылында туып үскән. Минем дә җәйләрем күбесенчә шунда узды. Әниемнең бабасы – Кави бабам Тукай белән дус булган. Сәгъди бабай белән безнең бабайларның пуҗымын зират кына аерган. Кичкә кадәр уйнаганнан соң, бабай Тукайны өенә кадәр озата торган булган. Чөнки Тукай зират аша үзе генә үтәргә курыккан. Мин кечкенә чакта әбием еш сөйли иде бу турыда. Шулар сеңгән, күрәсең: Кырлайдагы Тукай музеен бик яратам. Әле менә аның турында 5–6 китап алып куйдым, әкрен-әкрен генә биографиясен өйрәнәм.

Монысы лирик чигенеш булды инде. Балачагыма әйләнеп кайтсак,  авылыбыздагы татар мәктәбендә укыдым. Шуңа да татарча сөйләшәм, яхшы фикерлим. Гомумән, үз телеңдә сөйләшү шундый рәхәт бит ул. Урысча сөйләшкәндә, бөтен хисләремне әйтеп бетерә алмыйм.

– Видео, кино өлкәсе белән кайчаннан бирле кызыксынасың?

– Кызыксыну кечкенәдән, әмма ул чакта мин бу өлкәдә эшләрмен дип уйламадым. Күпләр элеккеге телефоннарны хәтерлидер инде. Мин шул телефоныма уенчык машинаны хәрәкәттә килеш фотога төшерә идем. Шул кадрларны кушкач, үзенә күрә бер видео килеп чыкканын хәтерлим.

Ләкин мин бу юлдан китмичә, архитектура-төзелеш университетына укырга кердем. Аны кызыл дипломга тәмамладым һәм тормышымны шушы өлкәгә бәйләрмен дип уйладым. Тик укыган чакта видеомонтаж белән кызыксынуымны дәвам иттем. Туй видеолары монтажладым, аннан үзем төшерә башладым. Аннан соң реклама төшерү белән мавыгып киттем. Ул чакта социаль челтәрләр популярлашып килә иде. Уйладым, уйладым да, бу өлкәдә белемнәремне арттыру нияте белән, режиссерлык курслары уздым. Шунда безгә фильм төшерергә куштылар. Кыска гына «Возврат возможного» дигән фильм төшердем. Шуннан соң җырчы Альберт Нурминский белән таныштык һәм бергә эшли башладык. Без төшергән клиплар миллионлаган караулар җыйды. Шул ук вакытта зур компанияләр белән дә хезмәттәшлек иттем. Менә шунда мин кино төшерү теләге белән янып йөри башладым. Пандемия вакытында тулы метражлы фильм өчен сценарий яздым. Аны эшләп бетерәсем бар әле.

«Яшьләрне тарих белән кызыксындырасы иде»

– Син үз акчаңа борынгы Биләр турында фильм («Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмы) төшердең. Мондый проектка алынырга нәрсә этәрде? Ни өчен нәкъ менә Биләрне сайладың?

– Мәктәптә укыган чакта ук тарих белән кызыксына идем. Аеруча борынгы Рим, Мисырдагы вакыйгалар, Троя шәһәре тарихы ошый иде. Шулар турында укыганда, нигә бездә дә шундый кызыклы, тарихи урыннар юк икән, дип уйлый идем мин. Хәзер генә аңлыйм: эш маркетингта булган икән. Бездә дә күп андый урыннар, күрә һәм күрсәтә генә белмибез.

2020 елда беренче тапкыр гаиләм белән Биләрдә булып кайттык. Аңа кадәр ул җирлекләр турында ишетеп кенә белә идем. Үзем күргәч, Биләргә гашыйк булдым. Аеруча табигате ошады. Өч төрле дин вәкилләренең тату яшәвенә сокландым. Ләкин ул чакта Биләр турында кино төшерү турында уйламадым. Сочига барып, фильм төшерергә ниятләгән идем. Төрле сәбәпләр аркасында, ул барып чыкмады һәм менә шуннан соң гына үзебездә төшерергә уйладым.

Хәзерге Сөембикә манарасы урынында элек мәчет булган, дип сөйлиләр. Мин ул урынга еш барам. Көч туплый торган урыным кебек ул. Берсендә шунда утырганда башны күтәреп карарга кирәк дигән уй килде. Баксаң, каршымда музей икән. Шул музейда кулыма бер китап тоттырдылар. Соңыннан эзләп таптым мин – Биләр турында булып чыкты ул. Укып чыктым, бик ошаттым һәм аның тарихы белән кызыксына башладым. Аеруча кырык кыз, унике кыз турындагы риваятьләр ошады. Гомумән, Биләр тарихы – фильм өчен шәп җирлек бит! Җитмәсә, өйрәнелмәгән, күрсәтелмәгән тема. Безнең тарих – безнең байлыгыбыз бит ул. Аны өйрәнергә, аның белән горурланырга кирәк. Без үз тарихыбызны белеп бетермибез. Мәктәптә дә аңа ул кадәр игътибар бирелми, балачакта артык кызык тоелмый инде ул. Ә яшьләрне, төрле юлларын табып, кызыксындыра белергә кирәк. Менә шушы уйлар белән башлап җибәрдем мин бу проектны. Киләчәктә, риваятьләргә нигезләнеп, Биләр турында тулы метражлы нәфис фильм да төшерергә ниятлим.

– Нинди дә булса кинопроект төшерү өчен дәүләттән ярдәм өмет итүчеләр дә шактый бит. 

– «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмын алдан ук тулысынча үзем башкарып чыгарга ниятләп төшердем. Читтән ярдәм сорамадым, акча эзләмәдем. Чөнки мин аның срокларын да белми идем. Төшерә, монтажлый, тавыш белән эшли белгәч, техникам да үземнеке булгач, ниндидер авырлыклар булмады. Өстәвенә тәмен белеп, яратып эшләдем. Фильмны төшергән дәвердә Биләргә ун тапкыр барырга туры килде. Акча кирәк иде, билгеле. Дизайн, музыка, тавыш яздыру һәм башкалар – болар өчен үзем түләдем. Насыйп булгач, акчасы да табылды аның.

«Бушка төшерелгән әйбер – бушка төшерелгән әйбер инде. Аның кадерен үзең генә беләсең. Кадр артында ниләр булганын башкалар белми. Шуңа да мин команда белән эшләргә тәкъдим итәм. Тик торганнан гына зур кинопроектлар зур команда белән төшерелми инде ул».

Әйткәнемчә, хәзер Иске Казан турында фильм төшерәм. Бу юлы команда белән эшлим. Әлегә үз акчам хисабына. Ләкин, вакыты җиткәч, ярдәм булачак, диделәр. Кайчан буласын белмим, әмма эшне башладым.

Гомумән, кино юнәлешен үстерү – дәүләт бурычы гына түгел. Әлеге өлкә үсештә булган илләрне карасаң, аларда кино өлкәсе бизнеска корылган. Дәүләт тарафыннан финансланган фильмнар белән беррәттән коммерцияле проектларның да булуы мөһим.

– Тарих белән кызыксындыра белергә кирәк, дидең. Моның нинди юллары бар?

– Яшьләр хәзер бик күпне белә, моның өчен мөмкинлекләр дә күп. Алар белән үз телләрендә сөйләшергә, заманча мөмкинлекләрдән файдаланырга курыкмаска кирәк. Әйтик, видео һәм фильмнарда күпләр тавышның сыйфатына игътибар итә. Динамика, заманча анимацияләр булуы мөһим. Ә хәзерге 10 яшьлек балаларга бу да җитмәскә мөмкин. Чөнки алар тагын да төслерәк, тагын да матуррак сурәтләр ярата. Тагын бер мөһим юлы – тарату. Әллә нинди шәп фильм төшереп тә, аны күрми калсалар, файдасы булмый. Монда да тамашачының яшенә карап эш итәргә кирәк.

Блиц-сораштыру

– Руслан (аның үз исеме бу), ни өчен Бай Хәйруллин?

– Инглиз телендә «By» сүзе авторны белдерә. Шушы сүзнең транскрипциясе ул. Татарча бөтенләй башка мәгънәгә ия, билгеле. Ләкин шәп яңгырый бит!

– Үзең турында берәр кызыклы факт.

– Мин – сулагай. Әмма мәктәптә укыганда уң кул белән дә язарга өйрәндем. Бу үзенчәлегем видео төшергәндә кызыклы ракурслар «тотарга» ярдәм итә.

– Яраткан 5 фильмың?

– «Интерстеллар» (реж. – Кристофер Нолан), «Далласский клуб покупателей» (реж. – Жан-Марк Валле), «1+1» (реж. – Оливье Накаш, Эрик Толедано), «Иван Васильевич меняет профессию» (реж. – Леонид Гайдай), «Джентельмены» (реж. – Гай Ричи).

– Яраткан режиссерың?

– Леонид Гайдай һәм Гай Ричи.

– Синең эштә сәләт мөһимрәкме, әллә тырышлыкмы?

– 60 проценты – сәләттән, калганы – тырышлыктан.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү