Режиссер, драматург Салават Юзеев кино турында: «Үз тирең таммаган эш синеке түгел инде ул»

Аның әдәби әсәрләре дә, фильмнары да кыюлыгы белән аерылып тора. Бу кыюлыкны, яңа алымнарны кабул итү-итмәү – анысы инде икенче мәсьәлә. Әдәбият, кинематография, гомумән, мәдәният ни өчен алга бара алмый? Язучы, драматург, режиссер Салават ЮЗЕЕВ белән шушы сорауга җавап эзләдек. 

Татарстан Президенты татар зыялылары белән очрашкач, режиссер Илшат Рәхимбай кинематография комиссиясен булдыру мәсьәләсен күтәрде. Мондый оешма кино сәнгатенә ни дәрәҗәдә ярдәм итәчәк? Гомумән, кино сәнгатен күтәрү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

–  Мәдәният министрлыгы каршында сәнгать-эксперт советы бар. Әмма аның файдасы ни дәрәҗәдә – җавап бирүе читен. Бу очракта мин үземнән чыгып бәя бирәм. Әйтик, мин 2019 елдан «Өчпочмак көне» дигән фильм төшерәм. Съемкаларның яртысы диярлек шул елны ук тәмамланды һәм эш туктап калды. Үз вакытында фильм сәнгать-эксперт советын, Финанс министрлыгы экспертизасын, гомумән, бөтен инстанцияләрне узды. Барлык таләпләр дә үтәлде, әмма финанслау булмады. Сәбәбен без белмибез һәм кемнән сорарга икәне дә аңлашылмый. Ә бит күпме чыгым булды, күпме кеше көче түгелде. Кино сәнгате турында сүз барганда, мин иң беренче чиратта система кирәк дияр идем. Бездә ул юк. Һәркем нәрсә беләндер шөгыльләнә, әмма уң кул нәрсә эшләгәнне сулы күрми. Элек татар киносы аякка басар, ахры, дип сөйләргә җирлек бар иде. Хәзер исә бөтен нәрсә кирегә китте. Җыеп әйткәндә, системалы эш, киностудия һәм бик күп нәрсәләр җитми безгә.

Илшат Рәхимбай исә Президент белән очрашуда рибейт системасы турында сүз алып барган. Бу зур кинокомпанияләр безгә фильм төшереп бирә дигән сүз инде. Мин аны кыргый халыкларга зур халыкларның мәдәният алып килүе кебегрәк кабул итәм. Ләкин без кыргый халык та, абориген да түгел. Безгә үз көчебез белән төшерелгән үз кинобыз кирәк. Үз тирең таммаган эш синеке түгел инде ул. Шәхсән үзем рибейт комиссиясендә киләчәк күрмим.

Система юк дисез, бездә «Татаркино» бар, Кинематографистлар берлеге

«Татаркино» прокат мәсьәләләре белән шөгыльләнә, ә иҗади берлек – ул иҗтимагый оешма. Аның кино үсешенә бик ярдәм итәсе килә, ләкин бит карарларны берлек чыгармый. Берлек ул – рухи оешма, булдыра алган хәтле булыша, әмма фильмнар язмышы башка җирдә хәл ителә. Мин аның кайда хәл ителгәнен белмим. Барысы да ябык ишекләр артында башкарыла. Мәдәният министрлыгы бар, диясең килә инде. Бар, әмма ул да – ябык система. Анда кино өчен елына 7 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әлеге сумма документаль фильмнарга, кыска метражлыга, бер тулы метражга бүлеп бирелә. Бу сумманы ниндидер комиссия бүлә торгандыр. Без  бит аңа үз проектларыбызны тәкъдим итәбез, димәк, аларны кемнәрдер карый. Ләкин әлеге комиссия, аның әгъзалары кемнәр булуы турында шәхсән мин белмим.

Режиссерлар үзләре ничектер фильмнар төшерә һәм халыкка тәкъдим итә булып чыгамы? Күңелгә тигәне шул кемнең нинди фильмнар төшергәнен, аларның кайда күрсәтелгәнен халык еш кына белми дә кала. Мәгълүмат кыры да эшләми

– Мәгълүмат  кыры да эшләми… Бу әңгәмәне укыган кешеләр арасында, Юзеев үпкәләгән, чөнки аңа акча бирмәгәннәр дип әйтергә мөмкин. Мин үпкәләмәгән, бары тик аңлыйсым гына килә. Бу бит быелгы хәлләр генә түгел, дистәләгән еллар буе шулай бара. Барысын да җайга салырга була, юкса. Күрше Башкортстанда, мәсәлән, система эшли, киностудия бар. Анда халык талантлырак дип әйтү дөрес түгел бит. Бездә дә талантлар бар. Кинематографиядә башкортларны да, якутларны да уздырган вакытлар бар иде. Бер мисал китерәм. Татарстан да, Башкортстан да 100 еллыгын билгеләп үтте. Башкорт туганнар бу бәйрәмгә «Первая республика» (реж. – Булат Йосыпов) дигән фильм төшерделәр. Тел-теш тидерерлек түгел! Аннары Шәехзадә Бабич турында картина эшләнде. Болар – чын милли фильмнар. Бездә дә бит 100 еллыкка нәфис фильм өчен дә, документаль фильм өчен дә акча бирелде. Ә фильмнар юк. Акча биргәндә дә фильм төшерә алмыйбыз булып чыгамы? Соңгы вакытта, милләтне, телне сакларга кирәк, дип чыгыш ясаучылар күбәйде. Сүзе күп, гамәле юк.

«Өчпочмак көне» дигән фильмга алыну cәбәбе

… халыкчан кино тудырырга теләү. Без аңа бик озак әзерләндек. «Өчпочмак…»ка кадәр алты кыска метражлы фильм төшердек. Цикл ышанычны арттырды, булдырабыз икән бит! Алар барысы да фестивальләргә таралды, яхшы бәяләнде, җиңүләргә лаек булды. «Москова слезам не верит», «Любовь и голуби» фильмнары режиссеры Владимир Меньшов ул чакта кинофестивальнең рәисе иде. Безнең «Ишекне шапылдатып япты да китте» фильмын күргәч, менә бу картина җиңүче, ә Илдус Габдрахманов – иң яхшы ир-ат ролен башкаручы, дигән. Картинаны Россиядә комедия жанрында иң яхшы үрнәк дип бәяләгән. Безнең «Любовь и голуби» фильмы кебек үк, халыкчан әсәр иҗат итәсе килгән иде. Бәлки ниятебез барып чыккандыр һәм Меньшов аны күреп алгандыр. Аннан Вадим Әбдрәшитовка бөтен алты фильмны да карарга җибәрдем. Сез күп нәрсәгә сәләтле, инде тренировка режимыннан чыгарга һәм тулы метражлы фильм төшерергә кирәк, диде. «Өчпочмак…» әнә шул тулы метражлы картина буласы иде. Ә сценарийны Илдус Габдрахмановны күздә тотып яздым. Төп рольгә аннан да шәбрәк кеше юк. Үзе бии, трактор йөртә, кыскасы, нәрсә эшләргә кушсаң да, башкарып чыга. Сценарий бөтен кешегә ошады, бөтен комиссияне үтте. Шуңа күрә бездә, яклау булачак, дигән ышаныч уянды һәм җиң сызганып эшкә керештек. Алай булып чыкмады, әмма өметне өзмибез әле. Беренчедән, «Өчпочмак…» халыкчан, комедия жанрында, гаилә белән карап булырлык. Аны федераль прокатка алып чыгарырга дигән уй да бар.

Прокат дигәннән. Фильмнар ел да, аз булса да, төшерелеп тора, әмма прокатта уңыш казанган татар фильмнары юк әле.

– Беренчедән, бездә әле прокат системасы эшләп китә алмый, икенчедән, прокатны күздә тоткан фильмнар да юк.

Әйтик, сезнең «Корбанроман» фильмы.

– Бу фильм күптәнге һәм без аны төшергәндә прокат турында бөтенләй уйламадык. Безнең максат – яхшы фильм төшерү иде. Без аңа ирештек дип саныйм. Ул «Золотой орел» премиясенең иң яхшы Россия фильмы номинациясенә эләкте. Димәк, без мәскәүлеләр белән ярышырлык картиналар төшерә алабыз. «Корбан-роман» – фестивальләр өчен тәгаенләнгән фильм. Андыйлар исә кассага эшләми. Әмма аның фестиваль биографиясе яхшы. Халыкара фестивальләрдә Россия исеменнән чыгыш ясады. «Золотой орел» премиясендә исә исемлеккә эләккән беренче татар режиссеры эше буларак тарихка кереп калды. Аңа кадәр «Бибинур»ны билгеләп үттеләр. Әмма аның режиссеры Татарстанныкы түгел. Фильмны яраткан кешеләр дә, яратмаганнары да булды. Бәхәсләр дә чыкмады түгел. Әмма ул кызыксыну уятты, планканы күтәрде. Аннан соң күпләр фильм төшерә башлады.

Татарстан документаль фильмнары белән көчле, диләр. Бүген документалистика ни хәлдә?

– Совет чорындагы кинохроника эшенә әллә ни ис китми. Чын кино дип әйтә алмыйм. Аларның күбесе  – очерклар. Ә тирән эшләр ул чорда бик сирәк булган. Тирән эчтәлекле фильм бик озак һәм җентекле әзерлекне сорый. Анда этнографлар белән яшәргә, аңларга, төшенергә, тамырларга төшеп җитәргә кирәк. Миңа эзләнүләр ошый. «Кукмара егетләре» шул эшләрнең нәтиҗәсе инде ул. Андагы материал интернетта юк, татар халык иҗаты тупланмаларын да укучылар бармы икән инде хәзер, әйтә алмыйм.

ОТР каналы Мәрҗани турындагы документаль фильмны да, «Кукмара егетләре»н дә алды, дисез. Татарстан каналлары да бар бит әле. Алар аламы?

– Безнең телевидение үзе беркайчан да фильмнарны сорап алмый. Үзеңә барырга, ялынырга кирәк. Аннары хат язарга,  җавап биргәннәрен көтәргә. Безгә  андый артык эш кирәкме икән? «Яңа гасыр» дәрәҗәсендәге дан кызыктырмый дисәк, артык дорфа яңгырар инде. Россия каналлары ала, шуңа канәгать. «Корбан-роман» – «Мир» каналыннан бара. Дөрес, каналларны бик белеп бетермим, чөнки телевизор карамыйм.

Бездә сәяси пьеса туа аламы? Мәсәлән, сез яза алыр идегезме?

– Юк дип уйлыйм. Чөнки театрлар дәүләт карамагында, фильмнар белән дә шул ук хәл. Мин яза алыр идемме? Гомумән алганда, нәрсә телим – шуны язам. Сәясәт миңа әллә ни кызык түгел. Ә менә кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, драмалар  миңа кызыклы. Сәясәт  ул – ялкыткыч, күңелсез нәрсә.

«Министр кабул итми» дигән пьесагыз нәрсә турында?

–  Сорауга җавап пьесаның исемендә.

Сез аны язып бетердегезме инде?

– Бусы сер булып калсын.

Прототибы бармы?

– Һәр әсәрнең прототибы була. Сюжет тормыштан алына бит.

Илдар Юзеев улының татарча язмавы еш тәнкыйтьләнәме?

– Язучылар бу хәлне кабул иттеләр дә кебек инде. Татарча сөйләшәм, ләкин әдәби телдә яза алмыйм, тел байлыгым җитми. Киноны татарча төшерәм. Миңа татарча фильмнар ошый. Еш кына әбиләр, бабайлар белән эшләргә туры килә, алар белән русча сөйләшмисең бит инде. Телне белүем андый чакларда бик ярдәм итә. Яшьләр белән эшләргә, аларны күзәтергә яратам. Альтернатив музыканы яратам. Чөнки аның тарафдарлары башкалардан аерылып тора. «Мин татарча сөйләшәм» акцияләрен төшереп  калырга тырышам. Соңгысында Нурбәк Батулла: «Бу миңа кызык түгел, бу  концертка әйләнгән. Без башлаганда ул протест иде», – ди. Ул егетләрдә миңа протест ошый. Мәрҗани да протест белдергән бит.

Алар музыка тудыра. Киләчәккә калырмы ул, юкмы – анысы билгесез. Әмма кызык яшьләр бар. Juna төркеме инглизчә, русча җырлый иде, ул чакта аларны беркем белмәде. Татарча җырлый башладылар – кызыксыну барлыкка килде. Нәтиҗәдә Гребенщиков аларны үз фестиваленә чакырды. Татарча җырлау ул – аларның өстенлеге, үзләренчә әйткәндә, фишкасы. Әлегә алар татарча белмиләр, ятлап булса да җырлыйлар. Кем белә, бәлки сөйләшеп тә китәрләр.  Алай да була.

Үзегезнең протестыгыз нәрсәдә чагыла?

– Протесттан бигрәк, кыюлыктыр ул. Курыкмаска кирәк. Татар әдәбияты, татар кинематографы, драматургиясе – алар бит барысы да кысылган. Кысадан чыгылмасын дип эшлибез, иҗат итәбез. Анысы ярамый, монысы… Киртәләр алга барырга комачаулый. Тукай турында «121»не төшергәндә аңламаучылар күп булды. Тукайны болай төшерергә ярамый, дәреслектәгечә кирәк булган икән. Бу фикер тарафдарларына Мәрҗани күптән җавап биргән инде. Аңа әтисе күпчелекнең фикерен тыңла, дип әйткән. Мәрҗани исә, күпчелек ул – базарда, дип җавап бирә. Үз фикерең булу кирәк.

Илдар абый сезгә фатиха биреп өлгердеме?

– Ул «Китмибез!» картинасын күреп өлгерде. Алар Ризван Хәмид, Миркасыйм Госманов, Искәндәр Гыйләҗев белән бергә карадылар. Аннан соң әле без Милли-мәдәни үзәкнең кафесында утырдык. Ризван Хәмид ул чакта, и, елаттың, диде. Әти, мин дә еладым, дип аңа кушылды… Ул минем беренче җитди документаль фильм иде. Әти аны кабул итте. Ике айдан соң  бакыйлыкка күчте. Кызганыч, театрда барган спектакльләрне күреп өлгермәде. Әни «Ут күршеләр»не карады. Гомере азагында улы өчен сөенә алды.

Байбулат Батулла бер әңгәмәсендә, Татарстанда кино кайчан булачак дигән сорауга, 400 елдан соңдип җавап биргән. Сезнең фаразыгыз нинди?

– Байбулат – яшь, кызу канлы егет. Тагын 250 елдан, дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү