Татарстанның бер авылында сиреналы янгын сүндерү велосипеды пәйда булган

Нурлат районының Якушкино авыл җирлегендә сиреналы янгын сүндерү велосипеды пәйда булган. Кешеләрне хәтәр турында кисәтү өчен аңа  тавыш көчәйткеч тә урнаштырылган.

Якушкино, Салдакай һәм Абрыскино авыллары урамнары буйлап тавыш көчәйткеч аша корыган үлән яндыру турында кисәтеп йөрүче сәпидче башта күпләрдә зур гаҗәпләнү тудырса да, хәзер инде аңа ияләшкәннәр. «Янгын сүндерү велосипедын булдыру идеясе тикмәгә генә тумады, – ди Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәсибулла Хәмидуллин. – Узган елда Салдакай авылында иртәнге өченче яртыда чыккан янгын турында халыкка хәбәр итүгә бәйле кыенлыклар булды. Аннан килеп, җәй җитүгә, күпләр кунакка кайта: алар Чирмешән яры буенда учаклар ягып, ял итә. Шулай итеп, янгын чыгу куркынычы арта. Боларның барысын да исәпкә алып, Якушкинодан Валерий Макеев белән велосипедны кызыл төскә буярга һәм аңа янгын сүндергеч, киез, 20 литрлы су бөркегеч, көрәк, чиләк урнаштырырга булдык». Велосипед ихтыяри халык дружинасы башлыгы Рафик Миндубаевка тапшырылган. Хәзер ул ике көпчәкле транспортка утырып, авылларга, яр буе территориясенә рейдларга чыга һәм халыкны янгынга каршы махсус режим кертелү турында кисәтә


Фикер өстәү