Рөстәм Миңнеханов үлән, чүп-чарга ут кабуга юл куйган районнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле хәлне катгый контрольдә тотарга кушты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле вәзгыять турында хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рафис Хәбибуллин искәрткәнчә, 2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр республикада янгынга каршы махсус режим, кайбер чикләүләр кертелә, шул исәптән республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.

«Быел яз иртә килде, ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендәге барлык норматив документлар кабул ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы карары — республика территориясендә 2023 елның 17 апреленнән 10 маена кадәр махсус янгынга каршы режим урнаштыру турында, – диде ул. — Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе янгыннарга юл куймау буенча өстәмә чаралар күрә».

Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 15 апреленнән 5 маена кадәр гражданнарның урманнарда булуларын, транспортта урманнрга керүләрен һәм кайбер эш төрләрен чикләү турында карар кабул ителде.

«Хәл катлаулы, — дип ассызыклады Рафис Хәбибуллин. – үлән, коры үсемлекләр, чүп-чар яну сәбәпле гомуми мәйданы 35,5 гектарда 590 янгын булды — узган ел 0,2 гектар мәйданда 49 янгын булган. 15 корылма, 14 торак йорт, 3 торак булмаган йорт, 8 хуҗалык корылмасы янып беткән.

Рафис Хәбибуллин күптән түгел генә янгын чыккан берничә районны атады. 10 апрельдә — Актаныш районында, 14 апрельдә — Мамадыш районында, 15 апрельдә — Зеленодольск районында.

«Узган атнада 25 гектар мәйданда үлән янудан 147 ландшафт янгыны чыкты, — дип дәвам итте Хәбибуллин. — Янгыннарның төп саны 6 муниципаль районга туры килә, аларга 147 ландшафт янгыннарының яртысы туры килә.  Кызганычка карәы, бездә ел саен Түбән Кама районы бу җәһәттән алда бара. Шулай ук бу Тукай районы, Әлмәт, Чирмешән, Яңа Чишмә, Зәй районнары. Районнар белән без эшлибез, кайберләрендә аңлыйлар, кайберләрендә юк.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында районнар арасында узган елда да «аерылып торган»нары барлыгына игътибар итте. Ул үз территориясендә ел саен үлән, чүп-чар януга бәйле хәлләрне нинди районнарда рөхсәт итүләрен ачыклауны сорады.

«590 янгынның биштән бер өлеше Түбән Кама районына туры килә», — дип төгәлләде Рафис Хәбибуллин.

Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Түбән Кама һәм Тукай районнары җитәкчелеге белән аралашты – ул бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кушты.

«Каты җәза бирергә», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул урыннарда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләре утырышларын үткәрергә, шулай ук барлык күрсәтмәләрнең катгый үтәлешен күзәтергә кушты.


Фикер өстәү