Киләсе атнада Татарстанда җәйгечә җылы булачак

Республиканың Гидрометүзәк синоптиклары фаразына караганда, киләсе атнада Татарстанда җәйгечә җылы булачак. Термометр баганасы 23 градуска кадәр күтәреләчәк. Мондый җылы һава торышы төбәк халкын атна башында — дүшәмбе көнне көтә. Бу көнне 18-23 градус җылылык көтелә. Болытлы булса да, явым-төшем фаразланмый. 

Атнаның икенче көнендә, сишәмбе көнне, шулай ук җылы һава торышы вәгъдә итәләр — 17 дән 22 градуска кадәр. Ләкин бу көнне бераз яңгыр булуы көтелә.


Фикер өстәү