Хабаровск авиация-коткару үзәгенә җибәреләчәк вертолет видеокүзәтү системасы, цифрлы автопилот (һ.б.) белән җиһазландырылган. Санитар рейслар өчен комплектта ике медицина модуле каралган, ә төнге коткару операцияләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен пилотлар кабинеты төнлә күрсәтә торган күзлекләр куллануга яраклаштырылган.
«Күпмаксатлы Ми-8МТВ-1 вертолетлары практик яктан теләсә нинди климат-географик шартларда, киң температура диапазонында (Цельсий буенча -50дән +50 градуска кадәр) кулланыла ала. Конструктив үзенчәлекләр һәм җиһазланышы мондый судноларны кырыс төньяк климаты шартларында файдалануөчен идеаль итә. Алар үзләрен ведомство алдында торган бурычларны хәл итү өчен ышанычлы һәм нәтиҗәле корал буларак күрсәтте», – дип белдерделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Ми-8 семьялыгындагы 40тан артык вертолет алды. 2020 елда ведомство беренче «Ансат» вертолетын, ә 2025 елда дүрт модернизацияләнгән Ми-38ПС вертолетын алган иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез