Данлыклы спортчыларны ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе, ТР «Динамо» ФСО рәисе Әсгать Сәфәров, ТР «Динамо» ФСО беренче урынбасары Салават Гайсин һәм ТР Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев сәламләде.
Әсгать Сәфәров чараны Халыклар бердәмлеге көне белән котлаудан башлап җибәрде. Ул шулай ук «Динамо» боксчыларының казанышларына тукталды. Аерым алганда, Дарья Антипова Черногориянең Будва шәһәрендә узган 18 яшькә кадәргеләр арасында дөнья беренчелегендә чемпион булды. Наталья Шадрина AFL, WFA һәм WIBA версияләре буенча бокс буенча дөнья чемпионы титулларын яулады. Андрей Шешин RCC Hard лигасы чемпионы булып тора һәм ялан кул сугышлары буенча дөнья рейтингында өченче урынны били.
Әсгать Сәфәров үз чыгышында соңгы елларның ил спорты өчен җиңел булмавын ассызыклады: «Соңгы елларда спортта булган хәлләрне аңлатып бетерүе кыен: безне зур халыкара ярышларга кертмәделәр. Әмма кертү белән зур җиңүләргә ирештеләр. Бу – могҗиза түгел, ә күп кешеләрнең, иң башта спортчының һәм остазның зур хезмәте. Сезнең хезмәтегез, спорт казанышларыгыз өчен рәхмәт! Чиксез горурланабыз».
Тантаналы чара кысаларында спортчыларга һәм аларның тренерларына бүләкләр тапшырылды.
«Татарстан Республикасында «Динамо» хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бокс буенча Россиянең халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры, ТР «Динамо» җәмгыяте бокс буенча өлкән тренеры, Наталья Шадринаның тренеры Адель Зәйнетдинов бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының Мактаулы динамочысы» исеме бокс буенча Россия спорт мастеры, Андрей Шешинның тренеры Эмир Басировка бирелде.
Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО гомуми оешмасының истәлекле медале белән Дарья Антипова, Наталья Шадрина, Андрей Шешин һәм Артур Галиуллин (бокс буенча Россия спорт мастеры, Дарья Антипованың тренеры) бүләкләнделәр.
«Татарстан Республикасы «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгы» юбилей медале белән Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев билгеләп үтелде.

Спортчылар һәм аларның остазлары да республика җитәкчелеге һәм «Динамо» ТР җәмгыяте тарафыннан истәлекле бүләкләр алдылар. «Динамо» ТР җәмгыятенең өлкән тренеры Адель Зәйнетдинов, үз чиратында, Әсгать Сәфәровка хрусталь бокс перчаткасы бүләк итте. «Безне, спортчыларны һәрвакыт хуплаганыгыз өчен рәхмәт. Намуслы хезмәт аркасында без ярышларда да, профессиональ бокста да югары нәтиҗәләр күрсәтә алабыз», – диде ул.
Очрашуны йомгаклап, Әсгать Сафаров боксчыларга яңа җиңүләр теләде: «Сезгә нык сәламәтлек, күнегүләрнең һәм ярышларның имгәнүләрсез узуын телим.Сез 6 ноябрьдә Баскет-холлда Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган профессиональ бокс буенча халыкара турнирда катнашасыз. Барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр телим».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез