Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Шушы чорда республиканың 116 торак пунктында учак ягу, шашлык пешерү бөтенләй тыела. Шулай ук 75 бакчачылык ширкәтендә дә  май бәйрәмнәрендә шашлыкны табада кыздырып кына ашыйсы була.

Мисал өчен Балтач районын алыйк. Алан һәм Пыжмараавыллары халкына учак, чүп ягу тыела, алар утта ризык тапешерә алмаячаклар. Әлеге авыллар янгын куркынычы зур булган торак пунктлары исемлегенә кергән.

Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущинаңлатканча, махсус режим кертелгәч,   чүп, коры үлән яндыру һәм учак ягу бөтенләй тыела.

–   Урманнарга  һәм бакчаларга якын урнашкан урыннарда ут ягу тыела. Әмма  әгәр сез яшәгән җир, янгын куркынычы тудыра торган торак пунктлар исемлегенәкермәгән икән,  махсус таләпләрне үтәп шашлык пешерергә була, – ди Максим Трущин.

Шашлыкны махсус урында һәм мангалда пешерергә кирәк. Өсте капланмаган учак өйдән яки бакча йортыннан 50, ылыслы агачлардан 100 метр читтә, яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта булырга тиеш. Әгәр бакча мәйданында урын җитәрлек түгел икән, ул чакта учак каралты-курадан 5 метр ераклыкта ягылырга, коры үлән һәм чүп-чардан 2 метр ара калырга тиеш. Бу очрактаучакның өстен капланырга тиеш. Әгәр мангалың юк икән, 0,3 метр тирәнлектә чокыр казырга кирәк. Коткаручылар шашлык пешерәсе урынны коры үләннән һәм агач ботакларыннан, чүп-чардан арындырып куюны сорый.

Максим  Трущин сүзләренчә, коткаручылар халыкны кисәтеп йөри башлаган инде. Ә режим кертелгәч, алар рейдларга чыгачак. Ярамаган урында шашлык пешерүчеләр, учак ягучылар җавапка тартылачак. Шуңа да алар республика халкын алдан кисәтә. Урманнарны сакларга, учак якмаска кушалар. Шулай ук янгын куркынычы тудырган эшләрдән тыелып торырга, салют аттырмауны сорыйлар.

Мамадыш районы Иске Комазан авылы да урман янәшәсендә урнашкан. Анда яшәүчеләр ут белән уйнарга ярамаганны яхшы белә.

–  Үзебез сакламасак, кем саклар? Бакча артында гына урман безнең. Электән үк чүп тә якмыйбыз.  Шашлык та ашамыйча торып була, – ди  шушы авылда яшәүче Гөлназ Шәрипова. – Безнең якларда төтен күренсә дә, хәзер килеп җитәләр. Коткаручылар штраф салырга да күп сорамый. Шуңа күрә без инде тәртип бозмыйбыз.

Дөрестән дә, янгынга каршы махсус режим кертелгән вакытта штраф күләме дә икеләтә арта. Бу чорда аның күләме гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Әгәр учактан киткән ялкын аркасында урманга ут каба икән, гаепле кешегә карата җинаять эше ачыла.  Моның өчен 200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр штраф салырга яки 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү