Курортларда хезмәт күрсәтү сыйфатына һәм бәяләргә контрольне көчәйтәчәкләр

Ростуризм ил курортларында хезмәт күрсәтү бәяләренә һәм аның сыйфатына контрольне көчәйтә. Әлеге эш Федераль антимонополия хезмәте һәм Роспотребнадзор белән берлектә алып барылачак. Ведомствоның матбугат хезмәте шул турыда белдерде.

«Россиянең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко йөкләмәсе нигезендә, җәйге туристлык сезоны алдыннан бәяләрне һәм тармак субъектларының намуссыз эшләү очракларына мониторинг ясауны көчәйтәбез», — дип язылган релизда.

Сүз отельләрнең алдан броньлап куелган номерларны берьяклы тәртиптә бетерүе турында бара. Ростуризмда аңлатуларынча, отельләрдә андый номерларны яңадан кыйммәтрәк сату очраклары бар. Канун бозучыларны моның өчен административ җаваплылыкка тартачаклар.

Шулай ук шәһәр курортларының чисталыгына, пляжларны һәм туристик маршрутларны төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.

 


Фикер өстәү