Пляжларны үстерү-төзекләндерү һәм туристлык маршрутларын булдыруга Татарстан 143 миллион сум алачак

Пляжларны үстерү-төзекләндерү һәм туристлык маршрутларын булдыруга акча табылачак. Татарстан Туризм буенча федераль агентлыктан ярдәм алырга тиешле төбәкләр исәбенә эләккән. Бу максатта 44 төбәккә барлыгы 3,1 миллиард сум бүлеп бирелә. Республика шуның 143 миллион сумын алачак. Ростуризм башлыгы Зарина Догузова үзенең Телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән.

Татарстан Туризм буенча дәүләт комитетыннан аңлатып үтелгәнчә, грант ярдәменә гариза республика бюджетыннан да акча өстәләчәген күздә тотып тапшырылган. Субсидия бирүгә бәйге киләсе елда оештырыла.

Ростуризм 44 субъектның (инде әйткәнебезчә, алар арасында Татарстан да бар) 375 проектын тормышка ашыруга ярдәм итүне күздә тота. Шул ук вакытта федераль агентлык грантларының гомуми күләме 5,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Пляжларны һәм туристлык маршрутларын карауга 3,1 миллиард сум тотылачак. 10 төбәктә кемпинг һәм автокемпинг үстерүгә тагын 700 миллион сум биреләчәк. Моннан тыш 21 төбәкнең 500дән артыграк проектын (инвалидлар өчен туристлык мохитен үстерү, яңа туристлык маршрутларын эшләү проектлары һ.б.) гамәлгә ашыруга 1,55 миллиард сум күләмендә акча биреләчәк.


Фикер өстәү