«Бөек Идел юлы» проекты буенча хезмәттәшлек итү буенча килешү имзаланды

XXV Петербург халыкара икътисади форумында «Бөек Идел юлы» төбәкара туристик проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

Документка Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузова һәм, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да кертеп, Россиянең биш төбәге җитәкчеләре имза куйды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Идел буе федераль округы проектларын округның кураторы, РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко каршында яклау нәтиҗәләре буенча «Иделдә сәяхәт» туризмын үстерү буенча төбәкара инициатива формалаштырылды. Ул округ территориясендә туристик яктан үсеш алган комплекслы макротерритория булдыруны, аны шәһәр яны һәм төбәкара елга транспорты белән тәэмин итүне күздә тота.

Әлегә проектка җиде төбәк (Татарстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе, Саратов өлкәсе һәм Мордовия Республикасы) керә.

Килешү бердәм мәгълүмати мохитне үстерү, аерым алганда, төбәкләрнең туристик потенциалы турында мәгълүмат бирү һәм төбәкара проектны таныту, елга юлы белән пассажирлар ташуга ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.

Зарина Догузова белән Рөстәм Миңнехановтан тыш, документны Марий Эл Республикасы башлыгы вазифаларын башкаручы Юрий Зайцев, Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та имзалады.


Фикер өстәү