Татарстанга килүче туристлар саны ике мәртәбә артачак

Татарстанга килүче туристлар саны ике мәртәбә артачак. Республика һәм «Туримз.РФ» килешүе моңа мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Президенты Мәскәүдә корпорация белән төбәкнең туристик инфраструктурасын үстерү турында килешү имзалады.

– Бу – бик мөһим килешү, – диде чарада катнашкан Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. – Татарстан – хәзер шактый алга киткән туристик төбәк. Әмма без республиканың бу юнәлештә көчен күрәбез. Тармак үсешенә зур игътибар биргән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәбез. Хәзер республикага килүче туристлар саны 3,5 миллионны тәшкил итә. Кирәкле инфраструктураны булдыру нәтиҗәсендә, бу сан ике мәртәбә артачак.

Дмитрий Чернышенко Россия Президенты Владимир Путинның төбәкләрдә тармак инфраструктурасын үстерүне тизләтергә кушуы турында да искә төшерде. Сүз уңаеннан, хәзерге шартларда да хөкүмәт туризм өлкәсенә матди ярдәм күрсәтүне туктатмый.

– Татарстан һәрвакыт туристлар өчен кызыклы иде. Узган ел безгә 3,3 млн кеше килде. Без пандемиягә кадәр күрсәткечләргә кайттык диярлек. 2019 елда республикада 3,6 млн кеше кунак булды. Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының өч корылмасы урнашкан, моннан тыш без авыл туризмын үстерәбез, – диде Татарстан Президенты.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысасында Татарстанда биш туристик юнәлешне үстерү ниятләнә. Бу – «Идел буе Болгары», «Соколка», «Зөя утрау-шәһәрчеге», «Кама Тамагы» һәм «Лаеш». Беренчесе «Идел буе буенча сәяхәт» проектына кертелде. Димәк, аны тормышка ашыру Идел буе федераль округының тагын 6 төбәгендәге туризм тармагы үсешен куәтләп җибәрәчәк, кунаклар санын арттырачак.

– Уртак проект нигезендә республикада кунакларны заманча, сыйфатлы һәм уңайлы урнаштыру чаралары төзү бурычы тора. Шулай ук Татарстан, Төзелеш министрлыгы, башка федераль хакимият органнары белән бергә туристик проектларны һәм юллар мәсьәләсен хәл итәчәкбез, – дип шәрехләде «Туризм.РФ» генераль директоры Сергей Суханов.

 

 


Фикер өстәү