Татарстанда тәүлек эчендә 574 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 574 кешедә, шул исәптән 145 балада коронавирус йоктырган. 

58 кеше хастаханәгә озатылды, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Авыручылар республиканың 40 төбәгендә ачыкланган. Иң күп авыручылар Казан (156), Чаллы (62) һәм Түбән Кама районында (37) теркәлгән.

Татарстанда пандемия башланганнан соң коронавирусның 131 724 очрагы расланган. Барлыгы 112 216 кеше сәламәтләнгән, узган тәүлектә  467 кеше савыккан.

Беренче вакцинацияне 2 479 521 кеше узган, икенчесен 1 925 897 кеше алган. 264 245 кеше кабат вакцина ясаткан.


Фикер өстәү