Гөлинә Шәйхи: «Бу минем сеңлемә биргән соңгы антым. Аның хакына мин бу адымны эшләргә тиеш идем»

Шигърияткә гашыйк, үзе дә шигырьләр язучы, аларны күңелдән-күңелгә барып җитәрлек итеп укучы, һөнәре һәм калебе белән актриса, «Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире, ут янып торган Гөлинә Шәйхи «Ни хәл?» сәхифәсендә кунакта.

– Гөлинә, ни хәл?

– Бүген яхшы, Аллаһка мең шөкер. «Ни хәл?» – диеп сорар кешеләр барында хәл начар була алмый.

– Күпләр сине тавышыңнан танып, ишетеп белә. Ә чынлыкта кем ул Гөлинә Шәйхи?

– Гөлинә Шәйхи… Кем дип әйтим? Артист? Гомеремне сәхнәгә багышламадым. Жәлләдем. Шагыйрә? Такташ һәм Гаташныкы шикелле үк көчле шигырьләрем юк. Тик шулай да, күңелемдәге хисләрне шигырьгә, җырга салып, шулар белән укучыларымны елата һәм уйландыра алам икән, димәк, бөтенләй үк өметсез дә түгелмен. Кем булсам да, КЕШЕ булып калырга язсын. Миңа шунысы мөһимрәк.

– Синең театр артистлыгына укып, артист булып эшләп, бу һөнәрне радио алып баручысына алыштыруың билгеле. Ни сәбәптән шундый борылыш?

– Бу минем сеңлемә биргән соңгы антым иде. Аның хакына мин бу адымны эшләргә тиеш идем. Тиеш идем! Чөнки сүз бирдем. Артык соңга да калдым, әмма вәгъдә – иман! Аннан соң радиода эшләү теләге белән мин күптәннән янып йөрдем. Казанда өр-яңа радио ачылачагын ишетеп белүгә, монда күчтем дисәм дә була. Җанга шулкадәр якын «Китап» радиосының юлы минем белән башлануын теләдем. Һәм шулай булды да.

– Сеңлеңә биргән антың?.. Бертуганыңмы?

–  Юк, ул минем туганнан туган сеңлем иде. Әмма без аның белән бертуганнар кебек кендеккә кендек якын булып үстек. Бөтен серләр, хәтта хыяллар да уртак иде бугай… Ул миннән һәрвакыт үрнәк алды.

– Синең тирәнлегең артында тирән сыкраулар бит, әйеме? Күңелеңне бушатып, тетрәнүләрең белән уртаклашасың килмиме?

– Бу турыда минем беркайчан да ачылып сөйләшкәнем юк. Әле ул җөйләнмәгән яра – тимәсәм дә каны саркып, иңрәп кенә тора… Әмма вакыты җиткән бугай…  Җанның тәүге тетрәнүе беренче мәхәббәт белән аерылышкач булды. Бик авыр кичердем. Шул ук елны бабайга инсульт бәрде, аның артыннан ук әбигә. Әби бер ел, бабай ике ел урын өстендә ятты. Ул елны юньләп укый да алмадым. Ярты йөрәк алар янында иде. Күз алдыгызга гына китерегез: кайткан саен капка төбеннән үк «алма бөртегем кайткан», дип каршы ала торган әби бер мизгел эчендә тора алмас булды. Мине тәрбияләп үстергән әби бит ул! Хәйран озак ятты ул урын өстендә. Кайткан саен янына утырам да җыр сузам: «Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын, утыңны сүндермичә мине көт». Ә  аның күзеннән яшь ага. Югалту кыен булды. Ярты йөрәк өзелде. 2017 елның 2 гыйнварында әби, нәкъ 14 көннән бабай китеп барды… Күңелдәге иң зур үкенеч, беләсезме, нәрсә? Яннарына ешрак кайтмавым. Вакыт юк янәсе! Хәзер вакыт бар, алар юк!..

Икенче зур тетрәвем – 2018 елда, туган көнемә биш көн кала 20 яшьлек сеңлемсез калу. Авариягә очрап үлде… Җирне тырный-тырный еладым шул чакта. Тормышның асты өскә килде, сулу капланды, күкрәк тутырып, һава да алып булмый иде кебек. Әле дә үлемен кабул итә алмыйм…

Соңгы тетрәнү (соңгысы була күрсен берүк!) – әти. Ул өлешчә хәтерен югалтты. Бүген безнең кулдагы сабый бала кебек…

– Сынаулар күбрәк көчлеләргә төшә, диләр. Үксеп әрнегән чакларыңда син шигърияткә барып сыенасың бит?

– Шигърият күбрәк яратудан туа, әрнүләрне дә үзенә сыйдыра белә. Ул – минем өчен күңелне бушату касәсе. Ярый әле каләмем бар да, ярый кайчандыр гашыйк булганмын, миңа язган юлны уза киләм, дим.  Аларның барысы да, өлешчә булса да, кәгазьдә кала.

– Казанга күченеп килүгә сеңлеңә биргән вәгъдә генә сәбәпчеме? Әллә театрдагы рольләр кытлыгы, амбицияләр дә үз ролен уйнадымы?

– Юк, рольләргә кытлык булмады, Аллаһка шөкер. Авыл – барыбер авыл инде ул. Казанга күчү теләгем зур иде һәм биргән вәгъдәм бар иде. Сеңлем укуын тәмамлап, Казанга күченүгә, мин дә күчәм дигән идем. Җитешмәдем… Соңладым. Ә театр ул – һәрчак йөрәктә. Бөтенләйгә китмәдем дип уйлыйм. Уйналасы рольләр бар, язмышым булса, кире театр сәхнәсенә кайтырмын дип өметләнәм. Йөрәк теле белән әйтсәм: театрга мин кайтам әле!

– Син – Әтнә кызымы?

– Юк. Мин Балтач районы Бөрбаш авылында тудым. Норма авылында яшим. Әтнә театрына мин Казан театрларында урын булмаганлыктан гына кайтырга мәҗбүр булдым.

– Гаиләң турында да белик: син – хәзер дә иркә бәбиме?

– Апасы булган бала гел иркә бәби буладыр ул. Күп мәшәкатьләр турында белми дә калган чакларым бар, чөнки мине борчымас өчен, әни белән апай шыпырт кына хәл итеп куялар. Ә кайчакта, киресенчә, мин аларныкын хәл итәм. Минеке аларныкы шикелле үк шыпырт кына килеп чыкмый чыгуын, дөнья бераз күчәреннән күчеп, бераз авышып ала.

– Яныңдагы кешеләрне нинди иләк аша уздырасың?

– Мин – аралашучан кеше, әмма ышанучан түгел. Янәшәмдә булган һәр кеше шатлыгым һәм кайгым белән сыналган. Кеше бит ул синең кайгы-сагышыңны гына түгел, уңышыңны һәм ялгышыңны да күтәрә белергә тиеш. Минем янда, шөкер, шундыйлар.

– Ярату, мәхәббәт, бәйлелек, химия – бу сүзләрнең кайсы сиңа якынрак?

– Һичшиксез, ярату. Дөньяны, кешеләрне, тормышны, якыннарны. Мин –  ярату өчен туган кеше. Яратусыз тормышның ни икәнен белергә язмасын!

– Күңелең каткан чакларың буламы? Синең үзеңнең панцирың бар кебек тоела. Бу нилектән?

– Ә кемдә булмый ул? Мин бит – тере кеше. Андый чакта, дөрестән дә, әнә шул панцирьга кереп качам һәм миңа беркем дә тияргә тиеш түгел. Үз-үземә кайтмыйча чыкмыйм да аннан. Күңел каткан чакта тыелып калу авыр. Якын кешеләргә авыр сүз әйтеп, рәнҗетүдән курыкканга эшлим мин моны. Авыр чакта әйтелер дә, җиңел чакта гафу итмәсләр. Сүз бит ул тирәндә – йөрәктә кала.

– Әнә шул тирәндәге – йөрәктәге иң татлы хыялың белән бүлеш әле, Гөлинә.

– Урман уртасында өй саласым килә! Зууур итеп… Яраткан кешем, 3 балам, апам, һәм әти-әниләребез сыярлык итеп. Исән чакта янәшәбездә булсыннар. Тагын бер хыялым – балалар йортындагы сабыйларга булышырлык мөмкинлегем булсын иде, амин!..

Блиц-сораштыру

– Көн ни өчен дә, төн ни өчен?

– Көн – дөньяны күрер өчен, төн күңелне тояр өчен.

– Кара мәче юлың киссә, нишлисең?

– Белгән догаларымны укыйм.

– Бик нык ачу килгәндә…

– Мине тынычландыра алган берәү белән сөйләшәм.

Гөлнара Җәлилова

 


4 фикер

  1. Язманы бетмәсә ярар иде дип укыдым. Матур күңелле кше турында тәмле итеп язылган.

  2. Молодец сенлем👍. Синен сузлэр мине тагын бер кат елатты буген, укып барам хэм куз алдыннан укыган сузлэре сурэткэ эйлэнеп бара…. 🙏🙏🙏 Яратам да инде узегезне сенлем, ходай алга таба да унышларга ирешергэ яссын 🙏😋💪😘♥️

    1. Кара мәче юлыбызны кисте, мебельләр алырга бара идек. Чирмешәнгә, ирем әйтә юлыбз уңа ди хәм шулай булды да, мәче юлны кисеп чыккач бернинди курку булмады, аллага шөкер

Фикер өстәү