Гөлсинә Галимуллина: «Китап укысаң гына «үсәсең»

Соңгы вакытта китапны теләсә кем яза ала, ләкин аны хәзер укымыйлар дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, китапны теләсә кем яза аламы? Язучы нәрсә өчен җаваплы? Без бу хакта популяр язучы Гөлсинә Галимуллина белән сөйләштек һәм популярлык серенең нәрсәдә икәнен белештек.

Гөлсинә апа, яшеренбатырын түгел, татар теле белән хәл катлаулы. Тел бетә икән, татар әдәбияты да бетә. Ничек уйлыйсыз, татар китабы әле тагын ничә ел укучыларына куана ала?

– Бу җәһәттән мин оптимистик карашта. Гомумән, хәзер китап укымыйлар дип әйтүчеләргә дә шаккатам әле мин. Ул сүзне үзенең акылын китап белән тәрбияләргә өйрәнмәгән кеше генә әйтә ала. Акылыңны үстермисең икән, гомер буе бер урында таптаначаксың. Синең үсешең юк. Үсешне исә бары тик китап кына бирә. Дөрес, радио-телевидениедән мәгълүмат алып була. Әмма ул, китап кебек, эчке калебеңне формалаштырмый, сине үстерми. Шуңа күрә мин, татар телендә акылны тәрбияли торган китап языла икән, ул басма гомер буе популяр булачак, дигән фикердә торам. Әйе, халык китап укудан бераз читләште. Сәбәбен ачыклаганчы безнең заман кешесенең гомуми портретын төзик әле. Ул тәрбияле, укымышлы, күпчелеге югары белемгә ия. Чөнки авыл баласы да, шәһәрнеке дә үзен кечкенәдән вузга әзерли, шулай бит? Ә андый кешегә тормышын зинадан башлаган хатын турындагы әсәр нәрсәгә кирәк? Ә бүген бик күп әсәрләрдә татар хатынын тормышның төбенә тәгәрәтәләр. Ул бәхетсез, ул зина кылырга мәҗбүр, я булмаса иренең залимлегенә түзеп яши. Әдипләргә татар хатынын күтәрергә вакыт инде. Бигрәк тә хәзер. Хатын-кыз мескен түгел. Мәсәлән, минем тирәмдәге ханымнар максатчан, үз өстендә эшли, камилләшә.

Шулай да укучыны ничек итеп яңадан китапка кайтарырга соң?

– Укучы китапка кайтты инде ул! Бу җәһәттән без «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллинга рәхмәт әйтергә тиеш. Аның әдәби марафоны китапны яңадан популярлаштырды. Менә хәзер марафонның унберенчесе үтте. Марафончылар һаман да арта. Без инде хәзер «Пирамида» күңел ачу үзәге залына да сыеша алмыйбыз. Китап акылны тәрбияли. Димәк, безнең акыллы укучыларыбыз бик күп. Мин бу бәйрәмгә халкым белән горурланып барам. Затлы хатын-кызларны күреп, күңелем сөенә.

Махсус белеме булмаган язучылар, килешәсездер, халыкка якынрак һәм популяррак. Әмма профессиональ язучылар арасында аларны әдәбиятка зыян салучылар дип атаучылар да бар. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Өлешчә килешергә була. Чөнки мин, язучы даими үсәргә, укырга, белем алырга тиеш, дип саныйм. Яхшы, беренче китабыңны укучы кабул итте һәм синнән тагын да әсәрләр өмет итә, ди. Син инде алга хәрәкәт ит, укы һәм башка язучылар нәрсәләр яза, нинди юнәлештә үсәләр, чит ил язучылары, руслар, тугандаш халыклар интеллект ягыннан кай тирәдәрәк – боларның барысын да белергә бурычлысың. Юкса укучылар белән очрашуларда кайберәүләрдән, минем гомеремдә бер китап та укыганым юк, дигәнне ишетергә туры килә. Әдәбият юлына аяк баскан кеше үз-үзенә мин китап язарга лаеклымы дигән сорауны куярга тиеш. Мин кешене тәрбияләргә лаеклымы? Бусы инде – кулына каләм алган кешегә җавап табарга тиешле икенче сорау. Китабың белән укучыңа нәрсә әйтәсең, аның күңеленә нәрсә эләгеп калырга тиеш? Ярый, хатын тормышын зинадан да башласын ди. Ул китапны бит андый хатын укымый. Китап укыса, ул шул хәлгә төшмәгән дә булыр иде. Китапны акыллы кеше укый.

Ә сез ничек популяр булып киттегез?

– Мөгаен, хатын-кызны, татар гаиләсен зурлау үз ролен уйнагандыр. Аннан соң мин гореф-гадәтләрне хәзерге буынга җиткерүгә зур игътибар бирәм. Һәр нәрсәгә, һәрбер детальгә игътибар бирәм. Китапның исемен дә озак уйлыйм. Китапның исемен уйлап тапканчы, хәтта язарга да утырмыйм. Редакциядә эшләгәндә дә шулай иде. Күңелгә иң элек язасы мәкаләмнең башы килә иде. Китапның исеме – ул символика, әсәрнең кульминациясе.

Әдәбиятка ничек килдегез?

– Лаеклы ялга чыгарга бер ел кала уйлана калдым. Алга таба эшне нинди юнәлештә дәвам итәргә? Төрле газеталар белән килешү нигезендә эшләргәме, әллә бөтенләй башка юнәлешне сайларгамы? Шушы хакта уйланып йөреп, хәтта ки төшенкелеккә дә бирелдем кебек. Шундый көннәрнең берендә кунакка дустым килде дә, Хаҗәр апа китап чыгарган, әйдә, шул апа турында газетага мәкалә яз әле, ди. Мине әниемне хәтерләткән бик мөлаем бер апа каршы алды. Өендәге сандыгына кадәр безнең әнинеке төсле иде инде. Күңелгә җылылык керде. Хаҗәр апаның шигырь китабы белән танышып чыктым. Соңгы битендә китап чыгарырга ярдәм итәм дигән язма да бар. Менә шушы җөмлә бөтенләй терелтеп җибәрде. Ярдәм итәм дигән кешегә шул ук көнне шалтыратып, хикәяләремнең барлыгын әйттем. Шул хикәяләр арасыннан «Мәхәббәт аланы»на сайланып алырга һәм китап булып чыгарга насыйп булган икән. Анда ике баласын урамда калдырмас өчен, хатын суррогат ана булырга риза була. Менә шушы әсәр 2 мең тираж белән басылып чыкты һәм тиз арада сатылып та бетте. Берсен 100 сумнан сатып 150 мең сум акча җыеп алдым. Ә биш йөзен бүләк итеп тараткан идем. Инде хәзер яңадан язасы килә башлады. Шулай итеп «Ак бураннар аша» дигән китап дөнья күрде. Монысы инде авыл хатынының баласы хакына Израильгә кадәр барып җитүе хакында. Әлеге китап Милли китапханә системасына эләкте. Хәзер инде миннән китап сораучылар тагын да күбәйде. Почта аша да китап юллыйм, башка юллар белән дә. Шуннан соң лаеклы ялга чыккач нишләрмен дигән сорау башка борчымады. Журналистика үз вакытында бик күп мая тупларга мөмкинлек һәм тәҗрибә бирде. Шуңа күрә әдәбиятта үз урынымны табарга миңа авыр булмады. Китаплар укучысын тиз таба. Әле бит пенсиягә чыкканга 8 генә ел булды. Бүген инде авыз тутырып, мин – 12 китап авторы, дип әйтә алам.

Димәк, китап табыш китерә, хәтта премияләр булдырып, аларны яшь буынга тапшырырга да мөмкинлек бирә?

– Әлхәмдүлилләһ, акчам да бар, китапларым да тузан җыеп ятмый. Ләкин үз исемеңдәге премияне булдыруның максаты икенче аның. Туфан Миңнуллинның, чит илләрдә белеп тә, туган авылыңда кем икәнлегеңне белмәсәләр, син язучы да, шәхес тә түгел, дигән фикере бар. Киявем – Әлмәт шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бу җәһәттән үрнәк. Ул туган авылы өчен күп эшләр башкарды. Аның белән сөйләшеп утырганда, миндә дә шундый уй туды. Үз авылым балалары өчен премия булдырырга ниятләдем. Тырыш, максатчан балаларга үзенә күрә бер этәргеч булыр иде ул. Бала тырышлыгын ничек раслый ала? Әлбәттә, яхшы билгеләре белән. Елына иң күп «бишле» алган укучылар өчен «Иң белемле укучы» дигән проект әзерләдек һәм шуның спонсоры үзем булдым. Баштарак акчалата премияләр тапшырдык. Тора-бара бу балаларга миннән нинди истәлек кала, дип уйлана башладым. Улымның «ГАФЭЛЬ» дигән бакча үзәге бар. Аның тәкъдиме белән җиңүче балаларга агач алыр өчен сертификатлар тапшыра башладым. Быел исә алмагачлар һәм декоратив куаклар алып кайттым. Чыннан да бит: акчаның нәрсәгә тотылганын белмим. Ә инде агач тапшырам икән, бала аны тәрбияләп үстерә, димәк, эшкә өйрәнә. Икенчедән, әлеге агач аңа тырышып укуына һәйкәл булып басып торачак һәм җимешен бирәчәк. Миңа аннан рәхмәт барачак. Бу эшне җәелдерергә дигән ният кылдым. Үзем журналистика юлыннан килгәнгә, журналистлар әзерләүгә дә өлеш кертәсем килде. Шулай итеп алдынгы студентларга минем исемдәге премия бирелә башлады. Сессиясен әйбәт тәмамлаган һәм газета-журналларда актив эшләгән балаларны билгеләп үттек. 36 елдан артык авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләгәч, районның аграр көллиятен дә читтә калдырасы килмәде. Шуңа күрә әлеге көллият студентлары арасында иң яхшы бизнес проект эшләүчеләрне билгеләп үтәм. Менә шулай өчесе өч төрле юнәлештә кулдан килгәнчә өлешемне кертәм.

Әдәпле гамәлләр турында сөйләдегез. Әдәбиятның да нигезендә әдәп сүзе ята. Бүгенге әдәбиятта әдәп ни дәрәҗәдә?

– Әсәрләрдә дә, театрларда да әдәп үгисетелә кебек. Ел китабы булып танылган һәрбер басма белән танышып барам. Әмма аларда блокнотка күчереп алырлык җөмләләр табылмый…

Бәлки бу һаман да халыкның хисләре белән уйнарга теләү, күз яшьләрен чыгарырга омтылудандыр? Сүз дә юк, татар халкы бәет ярата

– Чыннан да, халыкны елау-сыктауга корылган әсәрләр ялыктырды. Безгә мотивацион әсәрләр җитми. Кеше китапның төп герое белән бергә үсәргә, үзгәрергә, андагы матур сыйфатларны үзендә булдырырга омтылырга тиеш. Чын әдипнең фикерләре, аерым җөмләләре куен дәфтәренә язып алына ул. Мәсәлән, мин үзем һәр китапны шушы күзлектән чыгып укыйм. Китап мине җәлеп итә икән, анда мине дулкынландыра торган фикер булачак. Һәм мин аны күчереп алачакмын.

Соңгы вакытта телне саклау һәм популярлаштыру җәһәтеннән шәхси үрнәк турында еш сөйлиләр. Сез ни дип җавап бирер идегез? Балаларыгыз, оныкларыгыз татарча сөйләшәме?

– Бу яктан мин Аллаһка бик рәхмәтле. Балаларым татарча сөйләшә, ислам динен зурлап яшиләр. Әлмәттә «Нур» мөселман мәктәбен ачтылар. Анда балаларга дүрт тел өйрәтеләчәк, өченче елын укыйлар. Барысы да әдәби марафонда катнашалар. Безнең өйдә урысча сөйләшкән кеше юк. Өйдә телне саклау проблемасы, гомумән, юк. Ә инде заман кешесе кимендә өч тел белергә тиеш. Татар телең – синең нигезең. Рус телең – бу илнең төп теле, чит илгә чыгасың икән, инглиз телендә аралаша бел.

 

Блиц-сораулар:

Соңгы укыган китабыгыз.

– Миңа – 63 яшь, ләкин бу белем эстәүдән туктарга ярый дигән сүз түгел. Хәзерге вакытта «Уход за мозгом», «Думай и богатей», «Хижина» китапларын укыйм. Ни өчен бу китаплар дисәгез, яңа форматка күчәргә җыенам. Бит бөтен кешенең дә бәхетле буласы килә. Бәхет серләренә төшендерә торган китаплар чыгарасым килә.

Популяр китапның сере ул

– кешенең акылын тәрбияләүдә һәм әхлагын үстерүдә.

Иң яраткан татар язучыгыз.

– Габдрахман Әпсәләмов. Татар милләтенең иң матур кешеләрен иҗат иткән әдип ул.

Татар хатынкызына хас булган төп өч сыйфат.

– Ягымлы булу, белемгә омтылу, ялкаулыктан арыну. Чөнки хәерчелекнең башы – ялкаулык.

Яратып әзерләгән ризыгыгыз.

– Һәр җомгада бәлеш салына. Күзикмәк белән өчпочмак, үзең баскан токмачлы аш.

Бу ризыклар белән ничек тазармаска соң?

– Һәр иртәне гимнастика белән башлыйм. Ризыкны исә бәләкәй савыт-сабага салып ашарга кирәк. Мин савыт-сабаның матурлыгына да бик әһәмият бирәм. Өйдә ун чәй сервисы бар. Ай саен алмаштырып, барысын да кулланышта йөртәм.

Тормыш девизыгыз.

– Заман белән бергә атлау, дөньяга яңача карау.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү