Алмагач турында 5 УЙДЫРМА

Алмагач –бакчаларыбызда иң күп үсә торган җимеш агачы. Без аның турында инде барысын да белеп бетердек кебек. Әмма чынлыкта, белмәгәннәр дә җитәрлек икән.

Беренче уйдырма

Алмагач быел әйбәт уңыш бирсә, киләсе елда ял итәчәк.

Алмагач, төшле культуралардан аермалы буларак, җимешне ел саен бирмәскә мөмкин.  Хәер, яшь агачлар ел саен мул уңыш белән куандыра анысы. Тик менә картларының җимешләрне бик саран – ике елга, хәтта 3-4 елга бер мәртәбә генә дә күрсәтүе бар. Әмма хәзер алмагачларны үзләренә “буйсындырып”, ел саен мул уңыш алучы тәҗрибәле бакчачылар да байтак. Иң элек  дөрес карамау җимеш агачын кирәксә-кирәкмәсә ял итүгә китерә. Мәсәлән, ябалдашын дөрес кисмәү, ашламаны дөрес кертмәү (тиешледән азрак та, күбрәк тә кертергә ярамый), чирләр һәм бөҗәкләрдән зыян килү дә моның сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Тагын бер сәбәбе – көньяк төбәкләрдән яки Европа илләреннән китерелгән, ягъни безнең климат шартларына җайлашмаган сортлар үстерү. Шулай ук кышның артык салкын яки җәйнең уңайсыз килүе дә алма уңышына кырын сугарга мөмкин.

Икенче уйдырма

Көзен, төнлә салкынча булу сәбәпле, алма коела.

Җимешләрнең өлгергәнлек билгесе бу. Алмагачлар җимешләрнең бер өлешен үзләре үк коеп төшерә. Кайбер галимнәр әйтүенчә, суны  дөрес сипмәү дә алма коелуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә алмагачларга бик белеп кенә – аена уртача 1-2 тапкыр гына су сибәргә кирәк.

Өченче уйдырма

Кайры кортлары алмагачны кимергән. Болай булгач, бакча йортына да күчәргә мөмкиннәр.

Агач кайрысы куба яки ярыла башлап, кечкенә генә тишекләр пәйда булган икән, димәк алмагачка берәр нинди “химия” сиптерергә вакыт җиткән, дигән сүз. Юкса корткычлар башка җимеш агачларына да күчәргә мөмкин. Әмма кайры кортлары агач йортка тими – алар “тере” агач кына ашый.

Дүртенче уйдырма

Корткычлар тимәсен өчен алмагачны яз башында – бөтен җирне чистартканда-җыештырганда гына  агартырга кирәк.

Җимеш агачларын көзен: октябрь ахыры-ноябрь башында агарту шарт. Агарту агачны корткычлардан түгел, ә кояштан пешүдән һәм салкын сугудан коткара.   Юкса пешүдән яки суыктан зыян килгән кайрыда төрле авырулар пәйда булып, алмагачны харап итәргә мөмкин.

Бишенче уйдырма

Агачында ук черегән җимешләрне компостка салырга кирәк, анда барлык инфекция үләчәк.

Бары тик сәламәт үсемлек һәм агач калдыкларыннан: сабаклар, ботак, коелган яфраклардан гына компост ясарга мөмкин. Ник дигәндә, кайбер гөмбәчек авырулары компостта берничә ел яши ала.. Әлбәттә инде, алар компост өемен тулысынча зарарлаячак. Шулай итеп, мондый черемә белән ашлау бөтен җир кишәрлегенә инфекция таратуга гына кайтып калачак.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү