• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Бәйсез буласы килә: Татарстан башкаласында цифрлаштыру турында сөйләштеләр

    Бәйсез буласы килә: Татарстан башкаласында цифрлаштыру турында сөйләштеләр

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

    Гөлнур Сәлимгәрәева: «Ике көндә  160 банка гөмбә әзерләдем»

    Гөлнур Сәлимгәрәева: «Ике көндә 160 банка гөмбә әзерләдем»

    Нефть бәясе үсә, ашлыкныкы төшә…

    Нефть бәясе үсә, ашлыкныкы төшә…

    Үтерелгән 8 кыз җаны  Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән 

    Үтерелгән 8 кыз җаны  Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән 

    Цифрлы паспорт кәгазьдәгесен бетермиме?

    Цифрлы паспорт кәгазьдәгесен бетермиме?

    Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр: «Рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!»

    Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр: «Рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!»

    Муллага да аш кирәк

    Муллага да аш кирәк

    Марат Кәбиров: «Хикәяң миңа аякка басарга ярдәм итте дип, акча күчергән»

    Марат Кәбиров: «Хикәяң миңа аякка басарга ярдәм итте дип, акча күчергән»

    «Ак барс»ның яшь җанатары турында әнисе: «Сөйләшә белми иде, әмма кулына кәшәкә тота белде»

    «Ак барс»ның яшь җанатары турында әнисе: «Сөйләшә белми иде, әмма кулына кәшәкә тота белде»

    «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар: «Бәхет үз кулыбызда!»

    «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар: «Бәхет үз кулыбызда!»

    «Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар

    «Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

    Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ

    Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ

    Яранга йод кирәк

    Яранга йод кирәк

    Организмга хәл кертүче төнәтмә РЕЦЕПТЫ

    Организмга хәл кертүче төнәтмә РЕЦЕПТЫ

    Бик тәмле мантый камыры ясау ЫСУЛЫ

    Бик тәмле мантый камыры ясау ЫСУЛЫ

    Ревматолог Елена Василова: «Буын авырулары дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөреслеккә туры килми»

    Ревматолог Елена Василова: «Буын авырулары дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөреслеккә туры килми»

    Стресс кичерсәң, сула! (КҮНЕГҮЛӘР)

    Стресс кичерсәң, сула! (КҮНЕГҮЛӘР)

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (14.09.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (14.09.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (07.09.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (25.07.2023)

    ТР Законнары (21.07.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (13.07.2023)

    ТР Законнары (13.07.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (06.07.2023)

    ТР Законнары (20.06.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Бәйсез буласы килә: Татарстан башкаласында цифрлаштыру турында сөйләштеләр

    Бәйсез буласы килә: Татарстан башкаласында цифрлаштыру турында сөйләштеләр

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

    Гөлнур Сәлимгәрәева: «Ике көндә  160 банка гөмбә әзерләдем»

    Гөлнур Сәлимгәрәева: «Ике көндә 160 банка гөмбә әзерләдем»

    Нефть бәясе үсә, ашлыкныкы төшә…

    Нефть бәясе үсә, ашлыкныкы төшә…

    Үтерелгән 8 кыз җаны  Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән 

    Үтерелгән 8 кыз җаны  Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән 

    Цифрлы паспорт кәгазьдәгесен бетермиме?

    Цифрлы паспорт кәгазьдәгесен бетермиме?

    Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр: «Рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!»

    Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр: «Рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!»

    Муллага да аш кирәк

    Муллага да аш кирәк

    Марат Кәбиров: «Хикәяң миңа аякка басарга ярдәм итте дип, акча күчергән»

    Марат Кәбиров: «Хикәяң миңа аякка басарга ярдәм итте дип, акча күчергән»

    «Ак барс»ның яшь җанатары турында әнисе: «Сөйләшә белми иде, әмма кулына кәшәкә тота белде»

    «Ак барс»ның яшь җанатары турында әнисе: «Сөйләшә белми иде, әмма кулына кәшәкә тота белде»

    «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар: «Бәхет үз кулыбызда!»

    «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар: «Бәхет үз кулыбызда!»

    «Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар

    «Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

    Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ

    Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ

    Яранга йод кирәк

    Яранга йод кирәк

    Организмга хәл кертүче төнәтмә РЕЦЕПТЫ

    Организмга хәл кертүче төнәтмә РЕЦЕПТЫ

    Бик тәмле мантый камыры ясау ЫСУЛЫ

    Бик тәмле мантый камыры ясау ЫСУЛЫ

    Ревматолог Елена Василова: «Буын авырулары дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөреслеккә туры килми»

    Ревматолог Елена Василова: «Буын авырулары дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөреслеккә туры килми»

    Стресс кичерсәң, сула! (КҮНЕГҮЛӘР)

    Стресс кичерсәң, сула! (КҮНЕГҮЛӘР)

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (14.09.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (14.09.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (07.09.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (25.07.2023)

    ТР Законнары (21.07.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (13.07.2023)

    ТР Законнары (13.07.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (06.07.2023)

    ТР Законнары (20.06.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар
Ватаным Татарстан
Табылмады
Бар результатлар
Баш бит МӨҺИМ Интервью

Сөмбел Гаффарова: «Әтинең вафатыннан соң телемә мөнәсәбәт үзгәрде»

- ieditor
31.10.2021
- Интервью
1
Сөмбел Гаффарова: «Әтинең вафатыннан соң телемә мөнәсәбәт үзгәрде»
0
Карулар
Share on Twitter

Шәһәр мәдәнияте вәкиле. Тормышны ничек бар – шулай сурәтләүче. Шәхес баласы. Бу әңгәмәдән соң аның белән таныштырганда ихлас дип тә өстәргә кирәктер. Без аның белән Фәридә – Әхәт Гаффарларның иҗади мирасы, шәхес кадере, балалар әдәбияты турында сөйләштек.

– Сөмбел, сез – күренекле галим һәм күренекле язучы кызы. Шәхес баласы булу иҗат өлкәсендә һәм тормышта ярдәм итәме, әллә, киресенчә, комачаулый гынамы? Кайсыдыр ишекләрне ачканда «Мин – язучы Әхәт кызы» яки «Мин – галим Фәридә кызы» дип әйткән булдымы?

– Әти-әнием исемнәрен файдаланып, бернинди ишекләрне дә аяк тибеп ачканым булмады. Ләкин, син шуның кызы бит дип, танучылар бар, әлбәттә. Ул вакытта үзеңә җылырак мөнәсәбәт тоясың. Шул ук вакытта бу «җылылык»ка иҗади уңышларыңның сәбәпче булмавын да аңлыйсың. Хәер, бу мөгамәлә миңа гына түгел, башка шәхес балаларына да кагыла торгандыр. Укыган чорда Фәһимә апа Хисамова, Флера апа Сафиуллина, Фәрит абый Яхин, Җәүдәт абый Миңнуллин, Хатыйп абый Миңнегуловның миңа мөнәсәбәтләре үзгәрәк иде. Алар бит минем әниемне дә укыткан, нинди «оя» баласы булуымны күргәннәр, белгәннәр инде. Аңа карап берсе дә билгеләрне яклап куймады. Флера апа, киресенчә, сиңа таләпләр югарырак, дип әйтә иде. Гомумән, үземә һәр җирдә таләпләрнең югарырак, катгыйрак булуын тоям. Шулай булмый ни, мин бит язучы һәм галим баласы! Ә ярдәмгә килгәндә, әти дә, әни дә нефть белән идарә итмәгән, алтын-көмешләргә уралмаган. Шуңа барысы да гади һәм кешечә булды. Әти-әнигә соңгы вакытта, сез бит Сөмбел Гаффарованың әти-әнисе, дип тә әйткәлиләр иде. Алар елмая, әтинең бигрәк тә шул сүзгә күңеле була иде иде.

Ә, юк! Искә төште. Алты яшь булгандыр миңа, хастаханәдә ятарга туры килде. Шунда безне – кызлар палатасын – малайлар төнлә теш пастасы белән буярга җыенуларын әйткән иде. Шунда минем: «Миңа теш пастасы ягылмасын! Әтием – танылган язучы!» – дип әйтүем истә. Ул сүз ярап куйды, иртән мин палатадагы пастага батмаган бердәнбер кыз идем.

– Галим һәм язучы… Исән чакта тиешле игътибар күрелдеме аларга?

– Әни, галим буларак, татар халкы өчен зур эш башкарды. Ул Әхмәтһади Максуди, Садри Максуди дигән олы шәхесләрне Ватаныбызга кайтарды, аларны халыкка танытты. Бу – көне-төне архивларда казыну, безнең чыганаклар белән генә чикләнмичә, Төркиягә бару, эзләнү, туганнары белән элемтәләрне ныгыту һәм башка бик зур эшләр нәтиҗәсе. Әнине фәнни эшчәнлеге өчен бик хөрмәт иттеләр, әле дә онытмыйлар дип беләм. Әлбәттә, аның да күпме планлаштырылган эше калды… Архивларын, документларны, бертуган Максудиларның китапларын, шәхси әйберләрен, хатларын акрынлап Милли китапханәгә тапшыра барабыз. Хәзер анда Фәридә Гаффарова коллекциясе бар, берничә ел элек күргәзмәсе дә узды.

Әтигә килгәндә, мин аны тулысынча бәяләнгән язучы дип атый алмыйм. Заманында Тукай премиясенә тәкъдим ителеп, ул премиядән Гөлшат апа Зәйнашева хакына баш тарткан. Шуннан соң, соңгы ничә ел дәвамында премиягә дәгъва кылды, әмма булмады. Безнең өчен әти – Тукай премиясенә бик лаек язучы. Ул үзенең язу дәрәҗәсенең югары булуын да, язучылар арасындагы урынын да белде. Ләкин бик тыйнак булды. Аның фикеренчә, син яхшы язучы, талантлы шәхес икән, сине күрерләр һәм болай да тиешле әйберне бирерләр, янәсе, бу табигый. Чын язучы, миңа калса, шундый тыйнак була.

Иҗат кешесенә әдәби агентлар кирәк шул. Нәкъ менә язучының мәнфәгатен кайгыртучы, аның өчен документлар җыючы, төрле бәйгеләргә, исемнәргә тәкъдим итүче. Иҗат кешеләре бу яктан бик таркау. Мөдәррис Әгъләмне генә искә төшерик. Бик зур талант, бик үзгә шәхес бит! Вакытында кадерләнсә, бюрократия эшләреннән араланса иде дә бит…

– Соңгы вакытта татар теле турында сүз чыкса, Әхәт абыйның телен үрнәк итеп куялар. Үзенчәлекле алымы, тәгъбирләре өчен. Үрнәк икән, аның әсәрләрен ничек таратырга, ничек популярлаштырырга?

– Әтинең язу стиле чыннан да үзгә. Аны авыррак тел дип әйткәләделәр. Әсәрен уйлап укырга кирәк. Фикере, теле, стиле – барысы да баш миеңне эшләргә мәҗбүр итә, җиңел генә укырмын димә. Аның стилен мин балачактан ук тойдым. Абсурд әкиятләре каныма шулхәтле сеңде ки, сүз уйнату, абсурд фикерләү минем иҗатта да бик каты чагыла, мин аннан хәтта арына да алмыйм. Әти үзгә, аны беркем белән дә бутап булмый. Әйе, йотлыгып укыла, әмма әсәрен бирелеп, кереп китеп укырга кирәк. Аның әсәрләрен ничек популярлаштырырга?.. Минемчә, яшьләр генә популярлаштыра ала. Шәхсән үзем интернет аша таратырга тырышам, әсәрләрен социаль челтәрләргә чыгарам. Әти турында, әни турында истәлекләр язам. Язучыны яшьләргә якынайту өчен бүгенге заман кораллары кирәк. Димәк, аудиоязмаларын булдырырга, интернет китап сату мәйданнарына чыгарырга, интернет аша таратырга. Башкача язучылар онытылачак. Ә бу – зур эш. Аны «Китап», «Тәртип» радиолары, Татарстан китап нәшрияты билгеле бер күләмдә башкара инде.

Язу стиле дигәннән, әтинең «Ир» дигән хикәясе искә төшә. Анда урман эчендә умарталык тотучы хатын турында сүз бара. Мин бу әсәрнең үзен дә балга охшатам. Бал кебек татлы, сузылучан, затлы әсәр ул. Шуның хәтле тәмле хикәя. Гәрчә сюжеты бик гади булса да.

– Әхәт абый яшьләргә хәерхаһлы булды. Булдыра алганча ярдәм иткәнен дә ишетеп беләм. Синең иҗатыңа мөнәсәбәте ничек иде? «Килмешәк» драмасын, балалар өчен әсәрләреңне хупладымы?

– Яшьләрне бик яратты. Кулына эләккән әсәрләрне, шигырьләрне укып барды. Аңлап бетермәсә дә, кулына яңа каләм алган кешеләрне үзеннән этеп куймады, нәрсәдер бар монда дип уйлана, кирәк булса, ярдәм итә иде. «Җирән кыз» Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуарның язу стилен бик яратты. Бер фотода язучылар арасында әти тәнкыйтьче Фәрваз абый Миңнуллин (Йолдызның әтисе) белән янәшә басып тора. Узар дистә еллар, кызларыбыз да шулай иңгә-иң басып фотога төшәр, дип уйлаган микән алар?

Әти киң күңелле, гади кеше иде. Үзенә игътибар күбрәк булып китсә, уңайсызлана иде. Хәтерлим әле, Гөлчәчәк Гайфуллина тапшыру әзерләргә килгәч тә, тартынды. «Ояла-ам мин кызлардан», – дип әйтүе көлдерә иде мине.

Яшьләр дә әтине кабул итте дип әйтеп була. Әйтик, Алинә Бикмуллина, Балык Бистәсендә «Әхәт Гаффар дәвамчылары» дигән бәйге оештырган иде. Мәктәп укучылары арасында хикәяләр, әкиятләр язган укучыларны әти белән бергә сайладык. Аңа бик шатланды, бик риза булды ул. Алла боерса, Алинә белән бу бәйгене дәвам итсәк иде, дип хыялланам.

Әти «Килмешәк»нең премьерасында булды. Ул аны бик яратты, караганда күзләренә яшьләр килде. «Бу – минем «Язлар моңы»на тиң әсәр», – дигән иде. Минем өчен бу – бик зур бәя.

Әти минем язуымны гадәти нәрсә дип кабул итте. Гәрчә балачакта, язучы була күрмәгез, ул – каторга эше, дип әйтсә дә. Бәлкем, бу аның үзенчә, син шуңа әзер булырга тиеш, дип кисәтүе булгандыр. Минем әдәбиятка кереп китәчәгемне башта ук сизенгәндер. Күләмле әсәрләремне караттырмадым, тикшертмәдем аннан. Болай да «әтиең язып биргәндер» дигән шаярулар юк түгел иде.

– Балалар әдәбияты дигәннән. Узган атнада Россия балалар китабы советының башкарма директоры Людмила Чижова белән очрашу булган иде. Ул Сергей Михалков исемендәге балалар конкурсына тәкъдим ителгән әсәрләр нигезендә балалар китабы темаларының үзгәрүе турында сөйләде. 2000 елдан башлап фантастика, балалар ялгызлыгы турында әсәрләр арткан. Безнең балалар әдәбияты ни хәлдә? Бармы хәзерге заман үсмере йотлыгып укый торган әсәрләр?

– Яшерен-батырын түгел, бүген татар балалары да русча китаплар укый. Бәлки, авылларда татарча укучы балалар бардыр, әмма күпме генә гаиләдә булсам да, татарча китап тотып утырган үсмерләрне күрмәдем. Кызым Суфияга татарча китаплар алам, бергә утырабыз, укыйбыз. Әмма йотлыгып укый, үзе сорый дип әйтә алмыйм. Хәзерге буынга фантастика ошый. Татарда андый әсәрләр азрак. Безгә яңалык соңарып килә. Авыр сорау… Балалар әдәбияты һәр заманда авыр тема булгандыр ул. Без балалардан һәр заманда артта калып барабыз. Менә минем Суфиям үсеп бара. Аңа карап, аның кызыксынуларын күз алдына алып язам икән, ул заманча яңгырар. Шушы вакытны ычкындырам икән, аннары булмый инде ул.

– Үсмерләр «Игра в кальмара» сериалын йотлыгып карый. Мондый фильмнар турында фикерең нинди?

– Бу сериалны карамыйм. Нәрсә хакында булуын беләм, берничә ролигын карадым. Үсмерләр шушындый фильмнар белән кызыксына, нишлисең. Балаң кызыксына икән, фильмны бергәләп карарга, аннары фикер алышырга кирәк дип уйлыйм. Балаңны өйрәнергә менә дигән җай бу. Бу фильмны артык кырыс, кансыз, аны караган бала тормышта да шундый була, дигән фикер дә бар. Ләкин бу фильм, миңа калса, явыз дөньяда кеше булып кала белү турында. Чын дөньябызда да шушы уен бара түгелме? Тик бер ягы бар: тормышыбыздагы явызлыкка, кырыслыкка шушындый фильмнар аша күнегү бара. Менә бусы куркыныч нәрсә.

– Сизгәнсеңдер, күбрәк Әхәт абый турында сүз куертабыз. Чөнки «ВТ» да эшләп киткән, Тукай премиясенә кандидат булуы белән дә телгә кергән, әсәрләре матбугатта чыгып торган… Ә Фәридә апа – галим, ул инде ерактарак калган кебек…

– Әни еракта калды дип әйтә алмыйм. Чөнки аны белгән замандашлары, дуслары, туганнары исән. Без исән чакта әни онытыла алмый. Хезмәтләре дә халыкка хезмәт итә. Аның бакыйлыкка күчүенә унбиш ел тулды. Бер гомер, бер караганда. Мин дә, дөнья да, тормыш та башкача хәзер. Ләкин артка борылып карасаң, унбиш ел элекке 16 октябрь – кул сузымында гына. Ул берничек тә онытыла алмый. Әни гел янәшә, гел күз алдымда.

– Әти—әниең алдында син эшләргә тиешле төп өч эш дип нәрсәләрне әйтер идең?

– Иманлы, шәфкатьле, кешелекле, миһербанлы балалар үстерү. Аларның дәү әни, дәү әтиләрен белеп үсүләре. Балаларым да халкыма хезмәт итсен иде. Бу – зур бурычым. Икенче эшем – әти-әнинең хезмәтләрен халыкка таныту, гел исләренә төшереп тору. Өченчесе – сайлап алган кыйбламнан тайпылмау, иҗат итү. Минем әсәрем басыла яисә сәхнәгә менә икән – ул вакытта әти-әнинең исемнәре искә алына бит.

– Сөмбел, еш кына урысча язасың диләр сиңа…

– Урысча фикерләп язу турында әйтәсеңдер. Әйе, язу стилем шәһәрчә. Гәрчә үземә алай тоелмаса да. Кайвакыт, кыланып сөйләшәсең, дип тә әйтәләр. Шул вакытта шаккатам инде, үземә бер дә кыланмаган шикелле. Моны шәһәр баласы булуым белән аңлатып буладыр. Чөнки минем сөйләм ниндидер төбәккә бәйләнмәгән, диалекталь сүзләр азрак. Җыеп әйткәндә, шәһәрчә тел инде ул. Асфальт баласы ничек уйлый – шулай сөйләшә. Ләкин соңгы вакытта язуымда үзгәреш тоям. Язу телемә моңарчы хас булмаган сүзләр, борылмалар кереп китә. Алар шуның кадәр үзгә булып тоела, үзем дә ятсынып куям кайчак. Бу үзгәреш әтинең китүеннән соң башланды. Бәлки укыган саен телем байый торгандыр. Шунысы хак: әти вафатыннан соң телемә мөнәсәбәтем үзгәрде, язганда телне матур күрсәтәсем килә.

Блиц-сораштыру:

– Кеше холкындагы иң күркәм сыйфат.

– Миһербанлык. Кешегә мәрхәмәт белән карамасаң, яшәү бик авыр. Явызларга да мәрхәмәт белән карарга кирәк. Икенчедән, юмор хисе. Тормышта бик ярдәм итә торган сыйфат.

– Иң начар сыйфат.

– Ерткычлык. Гәрчә яхшы, начар сыйфатлар ул – бәхәсле мәсьәлә. Гел начар гына да, яхшы гына да булып булмый.

– Хыялың.

– Алар әти белән әнигә бәйле. Әтинең музеен оештырасым килә. Әнинең Камышлы авылында Фәридә исемле чишмә ачкан идек, аны яңадан карап, төзәтеп, яңадан затлы итеп корасым килә.

– Өстәл китабың?

– Балачактан Льюис Кэрроллның «Алиса в стране чудес» китабы иде. Драматургия белән кызыксынып киткәч, аңа Сэмюэль Беккетның «В ожидании Годо»сы өстәлде. Ул – иҗатка карашны үзгәртә торган әсәр. Өченчесе – әтинең егерме биш яшендә язылган «Әҗәт» әсәре.

– Тормыш ул – …

– … юл. Аның нинди булуы синең үзеңнән тора. Без барыбыз да – юлчылар.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Тэглар Гөлинә ГыймадоваинтервьюСөмбел Гаффарова
TweetShare

Фикерләр 1

  1. Гүзәл says:

    Бик матур әңгәмә!

    Ответить

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Виктория Абрамченко белән Рөстәм Миңнеханов Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм ләм кырларында булдылар

20:04

Рөстәм Миңнеханов, Руслан Цаликов һәм Игорь Комаров Казанда «Патриот» һәм «Батыр» үзәкләрендә булдылар

19:02

Фәрит Мөхәммәтшин: “Һәрбер халык, кайда гына яшәмәсен, һәрвакыт үзенең туган телен, мәдәниятен һәм иң яхшы традицияләрен сакларга омтыла”

18:40

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рәсим Баксиковның юнармиячеләр өчен үткәргән дәресеннән фото урнаштырган

17:22

Рөстәм Миңнеханов: «Стрела»ның Россия Кубогында җиңүе — Татарстан регбиеның 55 еллыгына зур бүләк»

17:07

Бу ялларда Татарстанда 27 җылы булачак

16:02

Хөкүмәт ягулыкны чит илләргә сатуга вакытлыча чикләү керткән

15:20

Илһам Алиев Карабахта Россия хәрбиләренең һәлак булуы сәбәпле Владимир Путиннан гафу үтенгән

15:06

Виктория Абрамченко һәм Рөстәм Миңнеханов Казанның биологик чистарту корылмаларын һәм ләм кырларын карады

15:05

21 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

15:02

Татарстанда бер укытучы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бәлзәм ясый башлаган

14:31

Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко эш сәфәренә килде

14:06
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Яльчиктагы давылда зыян күргән гаилә турында: «Килен белән сабыйларның «кырыгы»н уздырдык, Ринат хастаханәдән чыкты инде»

11.09.2023

5 яшьлек Аяз турында: “Кабере әбисе белән бабасы уртасында”

08.08.2023

Гөмбәче Чулпан Әүхәдиева: «Елга 700 банка гөмбә сатам»

03.08.2023

Бер тиенсез эш башлаган Фаил Хәкимов: «Бай кызына рәхмәт!»

02.07.2023

7 кешенең гомерен өзгән янгын турында авылдашлары: «Бер мизгелдә әнисен, балаларын, абыен һәм ирен югалтты бит!»

19.06.2023

 


 

 

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 11 Сен 2023 - 14:35 АнонимАнын беткэне дэ юкТатарстанда грипп һәм коронавирус инфекциясенең кайчан көчәячәген аңлатканнар
  • 7 Сен 2023 - 06:48 АнонимБик тетрәндергеч язма.Кыска хикәяләр марафоны: Табылдык
  • 1 Сен 2023 - 17:14 АнонимСүбхәнәЛлаһ,, Сүрия апа кызы!!! Иҗади уңышлар телим, сеңелем!Лилия Фәттахова: «Һәркем үз эшен эшләсен инде ул, үзенең кулыннан килгәнне»
  • 23 Авг 2023 - 23:48 АнонимУрыны җәннәттә булсын иде.ТНВ каналы алып баручысының гаиләсенә кайгы килгән
  • 21 Авг 2023 - 13:29 РусланКайчан доресен эйтэ инде алар,тем более депутатлар?!Дәүләт Думасы: Мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турындагы мәгълүмат — ялган

СОРАШТЫРУ

Сездә Сабан туе буламы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!