Миңнеханов һәм Догузова республиканың туристлык маршрутларын таныту турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты.

«Рөстәм Миңнеханов һәм Зарина Догузова туризмны үстерү, кунакларны кабул итү инфрастрктурасын камилләштерү һәм Татарстанның туристлык маршрутларын популярлаштыруның өстәмә чаралары турында сөйләште», — дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Ростуризм башлыгына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален дә тапшырды.

Зарина Догузова Казанга кичә, Мәскәүдән Казанга очучы беренче субсидияле чартер рейсында туристларны озата килде. Әлеге рейс Ростуризмның махсус программасы кысаларында оештырылды.

 


Фикер өстәү