Путин Сүрия Президенты белән очрашты

Россия һәм Сүрия Президентлары Владимир Путин һәм Башар Асад Кремльдә сөйләшүләр алып бардылар. 

«Сезне янә Мәскәүдә сәламләвемә бик шатмын. Иң беренче чиратта, сезне күптән түгел узган туган көнегез белән котлыйсым килә», — диде Россия лидеры очрашу башында.
Ул шулай ук Сириядә сайлаулар нәтиҗәләре турында фикерен дә белдерде.

Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин коллегасының оппонентлар белән диалогны җайга салуны ничек башкарып чыгуын бәяләде.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, илне берләштерүгә Сириядәге законсыз рәвештә урнашучы чит ил Кораллы Көчләре комачаулый.


Фикер өстәү