Рөстәм Миңнеханов Сергей Суханов белән эчке туризмны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә Туризм Корпорациясе» АҖ генераль директоры Сергей Суханов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек, эчке туризмны үстерү мәсьәләләре каралды. Туризмъсеше, эчке туризм инфраструктурасы һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кергән туризм-рекреация кластерларын булдыру темаларына да кагылдылар. Документ Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко барында имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк имзаланган Килешү кысаларында Татарстан һәм «Туризм.РФ» бергә биш туризм кластерын үстерергә планлаштыра: «Соколка», «Зөя», «Кама Тамагы», «Лаеш» һәм «Идел буе Болгары» – соңгысы Идел буе федераль округының «Идел буйлап сәяхәт» округ инициативасы составына кертелгән. Аны гамәлгә ашыру Идел буе федераль округының тагын алты субъектында туризм үсешенә һәм туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төбәк туристлар агымын арттыру өстендә эшли, туристларны җәлеп итү өчен яңа юнәлешләр билгели. Хәзер республикага туристлар агымы якынча 3,5 млн. кеше тәшкил итә.

«Үсеш институты буларак, «Туризм.РФ» алдында илдә туризмны яңадан башлап җибәрү, безнең гражданнарны уңайлы урнашу урыннары белән тәэмин ителгән иң кызыклы урыннарга барып җитү мөмкинлеге бирү бурычы тора. Дәүләт «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында ярдәм инструментларын карады, агымдагы ситуацияне исәпкә алып, өстәмә чаралар кертте. Болар барысы да үсешкә күбрәк инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер Татарстанда туризмны үстерү өчен территорияләрне җентекләп өйрәнәбез. Төбәкнең мәдәни, тарихи, табигый үзенчәлекләрен, туризм агымын тәэмин итә торган инфраструктура булуын, субъектның үсеш планнарын исәпкә алабыз», — диде «Туризм.РФ» генераль директоры Сергей Суханов.


Фикер өстәү