“Алтын каләм” бәйгесендә Татарстанның 170 яшь журналисты катнашачак

Татарстанда 18-24 июнь көннәрендә балалар һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” XXVII республика фестивале узачак. Анда 12дән 20 яшькә кадәрге 170 яшь журналист катнашачак, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Фестиваль инде менә 27 дәвамында яшь журналистларны барлауга, аларны кызыксындыруга ярдәм итә, иң талантлыларын матбугатка кертеп җибәрә.
Кайчандыр “Алтын каләм” дә катнашкан егет-кызлар, – хәзер Татарстан, Россиянең бик тә уңышлы эшләп килүче матбугат хезмәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, креатив агентлыклары хезмәткәрләре”, – диелгән хәбәрдә.
Фестивальнең төп бүләге – Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бушлай уку. Шулай ук финалга чыгучыларның берсе чит телләр өйрәнүгә сертификат алачак.
Быел фестиваль җиде юнәлеш: басма журналистика (рус һәм татар телләрендә), телевидение, радио, дизайн һәм верстка, фотожурналистика, SMM юнәлешләре буенча узачак.


Фикер өстәү