Тимур Сөләйманов: «Алтын каләм» фестивале булачак журналистларны мәктәп яшеннән үк әзерли»

 Иртәгә яшь каләм тибрәтүчеләр «Идел»гә юл тотачак. Быел да теплоходта булмаса да, очрашуның сәбәп һәм максаты үзгәрмәде – «Алтым каләм» аша яшь журналистларны барларга ниятлиләр.

23–27 июльдә «Идел» яшьләр үзәгенә 170 каләмче җыелачак. Җыелачак һәм басма матбугат (татар һәм рус телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, подкаст, дизайн һәм версткалау, SMM юнәлешләрендә үзләрен күрсәтәчәк.

Фестиваль темалары:

  1. «Туган телем – газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре»
  2. «2021 ел – Россиядә фән һәм технологияләр елы»
  3. «Илкүләм проектлар – яшьләр күзлегеннән»
  4. «Авыл көче. Авыл яшьләренең үсеш территориясе»
  5. «XXI гасыр яшьләре: үсмерләр турында үсмерләр»
  6. «Алга – киләчәккә: 50 елдан соң журналистика»

Бүгенге матбугатның яшьләргә кызыклы булуын телибез икән, әлеге өлкәдә яшьләр үзләре эшләргә тиеш. Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әнә шул фикердә.

– «Алтын каләм» фестивале булачак журналистларны мәктәп яшеннән үк әзерли, шуңа да аның һөнәри юнәлеш сайлауда әһәмияте гаять зур. Моннан тыш, әлеге фестиваль – яшьләр өчен аралашу, үзара тәҗрибә алмашу өчен яхшы мөмкинлек. Ул гына да түгел, фестиваль узып, айлар, еллар узса да, «Алтын каләм»дә катнашучылар иптәшләре белән дә, остазлары белән дә элемтәне өзми, – диде ул.

«Алтын каләм» фестиваленең башкарма директоры Алинә Сысоева сүзләренчә, быел фестивальгә чакырылган остазлар катнашучыларны традицион журналистика белән дә, яңа медиа чаралар белән дә якыннан таныштырачак:

– Без биш көн дәвамында катнашучылар белән, чын журналистлар кебек, чын редакцияләрдәге эшләрне башкарачакбыз. Мондый фестиваль Татарстанда гына түгел, Россиядә бердәнбер. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, быел без фестивальнең ике телле булуына басым ясап, эшчәнлекне тигез дәрәҗәдә татарча да, русча да алып барачакбыз, – диде ул.

Адымнарының тәүгеләрен «Алтын каләм»дә ясап, төп бүләк – Гран-прига ия булган, бүген каләмен «ВТ»да тибрәтүче хезмәттәшебез Чулпан Гарифуллина исә әлеге фестивальнең тагын бер мөһим ягы турында әйтте:

– Мин әлеге фестиваль белән 2013 елдан ук таныш һәм, күргәнегезчә, әле дә элемтәне өзмим. Дүрт ел катнашуым дәверендә татар матбугаты юнәлешендә «кайнадым». Һәм, беләсезме, әлеге юнәлешне сайлаган балалар татарча фикерләп, татарча яза белә. Ни өчен моңа басым ясап әйтәм – беребезгә дә сер түгел: күбебез урысча уйлап, фикеребезне тәрҗемә итеп яза. Шуңа да мин татарча фикерли белү бүген зур әһәмияткә ия дип уйлыйм.

Традиция буенча, фестивальнең төп җиңүчеләре Татарстан Республикасы бюджетыннан Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчасына «Журналистика» яисә «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча (рус һәм татар телләрендә) КФУда уку мөмкинлеге алачак. Мондый мөмкинлеккә елдагыча ике кеше лаек булачак. Моннан тыш, һәр катнашучының Татарстан Республикасы басмаларында һәм яшьләр оешмалары матбугат хезмәтләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарында стажировка алу мөмкинлеге биреләчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү