Җырчы МакSимның хәле турында соңгы мәгълүматлар билгеле

Җырчы МакSимның (Марина Абросимова) хәле тотрыклы авыр булып кала бирә, дип белдергән җырчының вәкиле Риа Нововсти басмасына.

Моңа кадәр массакүләм матбугат чараларында җырчының хәле тагын да начараюы турында хәбәр таралган иде.

МакSим 19 июньдә ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Җырчы әлеге вакыт эчендә авыр хәлдә ясалма комада яткан, ә коронавируска тесты тискәре булган.

Җырчының вәкиле: «Әлегә, кызганыч, берни дә әйтә алмыйм. Тотрыклы авыр», — дигән ул Максим турында.

МакSим Казанда туып үскән, бик күп җырлар авторы һәм җырчы. 2000нче еллар уртасында «Трудный возраст» альбомы дөнья күргәннән соң ул ул бик зур популярлык казанды.


Фикер өстәү