Коронавирус белән авырган җырчы МакSим аңына килгән

Җырчы МакSим озакка сузылган ясалма комадан соң аңына килгән. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән Mash Telegram каналы хәбәр итә.

Җырчының хәзер аңында булуы һәм ишарәләр белән аралашуы мәгълүм. Табиблар аның мөстәкыль сулый алуына инану өчен медикаментоз йокыдан уятырга булганнар. Җырчы мөстәкыйль сулый, сулышы тигез булсын өчен аны ВИВЛга — үпкәләрне ясалма вентиляцияләргә ярдәм итә торган аппаратка тоташтырганнар.

МакSимның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Табиблар тиздән ул мөстәкыйль сулый башлар дип өметләнә.


Фикер өстәү