Туу белән үлем арасында: «ВТ» хәбәрчесе «кызыл зона»да булып кайтты

Июль аенда бала тудыру йортлары йөкле хатын-кызларны аеруча күпләп кабул итәргә мәҗбүр булды. Куанычлы вакыйгага куркынычы кушыла: булачак әниләр коронавирус йоктырып килә. Табибларның максаты – берьюлы ике гомерне дә саклап калу. «ВТ» хәбәрчесе Республика клиник хастаханәсенең «кызыл зона»ларына кереп, булачак әниләрнең хәлен белеште.

«Ияләштек инде»

Урамда җәйге кояш биргән эсселек булса, хастаханә эчендә – үзгә кызу. «Ашыгыч ярдәм» машиналары тыз-быз чабып, республиканың төрле районнарыннан коронавирус йоктырган сырхауларны ташый. Шулар арасында – булачак аналар да. Моны күреп, Республика клиник хастаханәсенең травмотология үзәгенә атлыйсың. Биредә вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитале урнашкан. Хәлләре чагыштырмача яхшы, бәби табар өчен әле шактый вакытлары булганнар да шушында дәвалана. Катлаулырак хәлдәгеләр, интенсив терапия таләп ителгән хатын-кызлар исә хастаханәнең перинаталь үзәгендәге «изолятор»га күчә. Пандемия башланганнан бирле хастаханә аша 900дән артык булачак әни узган.

…Табиблар «кызыл зона»дагы чираттагы кизүенә әзерләнә. Аларны инде саклану костюмын ничек кияргә өйрәтеп торасы юк. Вакыт кадерен аңлыйлар. Тиз-тиз киенәләр дә, авырулар янына йөгерәләр. «Кызыл зона»дан чыкканнарның исә тирләгән йөзләренә, респиратор, күзлектән калган тирән эзләренә генә карап каласың…

– Вакцина ясатканмы син? – дип сорый киенгән арада табибларның берсе.

– Юк, – дим, шактый зур батырлык кылган кешедәй.

– Менә хәзер авырып ятучы апаңнарны күргәч, ясатырга йөгерерсең әле, шәт, – ди дә, күнегелгән хезмәтенә китеп бара ул.

Шул арада миңа дигән махсус костюмнар да килеп җитә. Медицина хезмәткәрләре арасында «зеленка» дип йөртелгән яшел төстәге күп тапкыр киелә торган костюмны ничек кияргә икәнен Айгөл исемле шәфкать туташы аңлата. Иң мөһиме: тәннең ачык өлешләре калмасын. Кемнең-кем икәне аңлашылсын өчен, исем-вазыйфаны пластырьга язып, костюмга ябыштырып куялар.

– Көненә күпме кешене шулай киендереп-чишендереп озатасыз соң сез? – дим, әле хәрәкәтләнмичә, бернинди эш башкармыйча катлы-катлы киемне инде салып ташларга теләп. Бу теләк әллә ничә мәртәбә уянып алды ул.

– Гадәттә, 260–280 тирәсе. 300 дисәк тә буладыр. Иң күбе 329 кеше иде, – ди шәфкать туташы, үз вазыйфасын башкаруны дәвам итеп. Арыдык димиләр. «Без ияләштек инде» диләр.

Беренче «кызыл зона»

Алдан язганча, бала көткән хатын-кызлар өчен хастаханәнең ике корпусында урын билгеләнгән. Вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталенең бишенче каты буйлап тәҗрибәле акушер-гинеколог Жанна Сун белән йөрибез. Һәр палатада 5–6 хатын-кыз ята. Биредә бәби тапкан хатын-кызлар да, әле сабыен дөньяга китермәгәннәр дә бар. Нигездә бу хастаханәгә йөклелекнең 22 атнасындагы гүзәл затларны җибәрәләр. Калганнары  башкаланың 7 нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана. «Көн саен 5–6 йөкле хатын-кызны кабул итәбез. Алар барысы да − чирне төрле дәрәҗәдә кичерүчеләр. Шулкадәр кешене көн дә дәвалап чыгарабыз. Яз ае белән чагыштырып карасак, чир йоктыручылар өч мәртәбә артты дияргә була. Йөкле килеш авырып китүчеләр, чыннан да, бик күп шул», – дип сөйли табибә. Ул үзе коронавирус белән авырмаса да, вакцина ясаткан.

Хатын-кызларның төрлесе белән очрашырга туры килә. Жанна Леонидовна бер очракны искә төшерә:

– Безгә килеп эләккән бер хатын-кыз үзен ачулы тотты. «Мин монда эләгүемнең мәгънәсен күрмим», − ди. «Син бит коронавирус йоктыргансың», − дим. «Йоктыра алмыйм берничек һәм беркайда да», – дип кабатлап тора бу. Битлек киюнең дә мәгънәсен күрмәгән икән. «Төп мәгънә: хәзер син хастаханәгә эләктең һәм сиңа дәвалану кирәк!» – дидем. Ул үз хәлен тора-бара аңлады анысы. Моның белән нәрсә әйтергә телим: бик күпләргә сырхау икәнлекләре бик соң барып җитә. Хастаханәгә кадәр килеп җиткәч, ана кеше өчен дә, карындагы сабый гомеренә дә куркыныч янавы мөмкин. Күп очракта бу вакытыннан алда бала табу белән тәмамлана.

Әмма медицина хезмәткәрләре сырхауларның каты бәрелүләренә дә, башкасына да түзә, аңлап кабул итә. Сәламәт кенә булсыннар. Ана булу бәхетен татыганнары соңрак үзләре дә дәвалаган табибларга сабыйларның фотосурәтләрен җибәреп, хәл-әхвәл сорашып, рәхмәт укып тора бит. «Нейроковид» дигән төшенчә бар. Бу очракта коронавирусның нерв системасына китергән зыянын күздә тотабыз. Нерв системасы какшагач, психикага бәрә. Бәхеткә, чирдән дәвалангач, бу да уза. Тик шулай да нейроковид барлыгын инкарь итә алмыйбыз. Гүзәл затларыбызның кайчактагы үз-үзен ачулы тотышы да шуңа бәйле», − дип аңлата Жанна Сун.

Табибә әйтүенчә, барлык сырхауга да бер төрле караш бармый. Кемнедер башыннан сыйпау да җитә, кемгәдер кырысрак әйтергә туры килә.

…Икенче бәбиен табарга җыенган Лилия коронавирус белән 6 августтан бирле авырый. Үзе – Әлмәттән. Йөклелекнең 39 нчы атнасында икән инде.  Әйтүенчә, чирне кибеттә йоктырган. Якыннары коронавирус белән авырмаган. «Иң беренче билгеләр димәктән, ис тоймый башладым. Өйдә генә дәваланган идем, җиңеләйтмәде. Терапевт чакырттым. Ул компьютер томографиясен билгеләде. Үпкәнең 10 проценты зарарланган булып чыкты. Монда килеп эләктем. Капельница куялар, укол кадыйлар. Бәбиең өчен борчылма, диделәр. Бу – иң мөһиме. Чир аңа күчмәячәк, срогым да зур бит инде. Өйдәгеләр дә көтә. Сагыналар», – ди ул.

Коронавирус барлыгына ышанмаучыларга фикерләрен үзгәртергә өнди Лилия. «Мин дә ышанмаган идем. Чирне әле кичермәгән кешеләр үз-үзләрен сакласын иде. Моны берәүгә дә теләмәссең. Хастаханәдә ятарлык булмасын иде инде», − ди ул.

Икенче «кызыл зона»

Барлык шартларны үтәп, беренче «кызыл зона»дан чыгабыз. Яшел костюмнарны саласы, душ керәсе, дезинфекция узасы. Борынга, күзгә махсус сыекча салалар, тамакны спирт белән чайкаталар. Аз гына хәл алабыз да, икенче «кызыл зона»га – «изолятор»га керәбез. Янә баштанаяк киенәбез. «Изолятор»га табиб Евгений Шамонин күзәтчелегендә керәбез. «Сугышка чыгып китмибез, курыкмагыз», – дип шаярып та ала (киеренке эштә шаярып-көлеп алмасаң, психологик яктан авыр, әлбәттә), «ишекләрне ябып йөрергә, боларга кагылмаска», – дип кисәтү дә ясый. «Изолятор»да кислородка тоташканнар да бар. Табиб шундук сырхаулары янына ашыга, башка хезмәттәшләре белән киңәшләшә, авыру тарихларын барлый.

Перинаталь үзәкнең беренче катындагы коронавируслы булачак аналар өчен реанимациянең ничек эшләвен дә аңлатырга кирәктер. Бәби табу залына юл – берничә коридор аша гына. Коронавируслы аналардан яңа туган сабыйларны неонатологлар (баланың беренче дүрт атнасына кадәр авыруларын профилактикалау, тикшерү һәм дәвалау белән шөгыльләнүче белгеч. – Ред.) «чиста зона»га алып китә. Кирәк очракта, махсус кувезлар (яңа туган балага автомат рәвештә кислород бирә һәм уңай температураны саклый торган җайланма. – Ред.) бар. Нарасыйлар шунда үсә. Бала белән ананың очрашуы – хастаханәдән чыккач яисә ПЦР-тест нәтиҗәсе тискәре булган очракта гына. Шунысын да искәртик: коронавируслы ана бәби тапканнан соң, сабыйны ананың күкрәгенә куймыйлар, шундук аералар. Бу – чир йокмасын өчен шулай кирәк. Бәбиләрен берничә көнләп күрмәүчеләр дә җитәрлек.

Ирина 13 августтан биредә. Ана булу бәхетен кичергән мәленә туры килдек – күптән түгел табиблар улын ярып алганнар. «Мин коронавирус барлыгына моңа кадәр дә ышандым. Танышларым шушы чирдән китеп барды… Вакцина ясатып кына өлгермәдем, йөкле килеш ярамый бит. Миндә коронавирус икәнен белгәч, әлбәттә, курку хисе биләп алды. Компьютер томографиясе үпкәнең 4 проценты зарарлануын күрсәтте. Бик каты ютәл булды. Күбрәк бала өчен борчылдым инде, – дип сөйли ул. – Берәүгә дә хастаханәгә эләгергә язмасын – теләгем шул. Табибларның төне буе бер сырхау язмышы өчен генә дә ничек көрәшүләрен күрәбез. Ярар мин үзем хәрәкәтләнә, сулый алам. Кемдер кислородка тоташкан бит. Моны күрү бик куркыныч. Табиблар… Ой, аларга рәхмәтләрнең – иң олысы. Иртә дими, кич дими – хастаханә хезмәткәрләре безнең яннан китмиләр. Аларның хезмәте бик катлаулы, җитмәсә, тиешенчә бәяләнми дә. Барысы да узгач, вакцина ясатырга ниятләп куйдым».

Наилә ханым – Арчадан. Коронавирус белән чирләргә теләмәсә дә, бу зәхмәт аны да урап узмаган. Йөклелекнең 36 нчы атнасында ул хәзер. Өченче сабыйларын – кыз көтәләр. Бәләкәчкә исем дә уйлап куйганнар инде. «Бер атна авырыйм инде. Температура, хәлсезлек – чир үзен шулай белдерде. Температура 39га кадәр җитә иде. Ис тоймыйм, тәм тоям. Система, уколлардан соң хәлем яхшырак, – дип сөйли ул. Хәлем яхшы дип, кәефле булырга тырышса да, ханымның тавышында да хәлсезлек әле сизелә. – Ютәл бар. Иң мөһиме: баш авыртуы бетте, температурам төште. Коронавируска тест «уңай» булып чыккач, балам өчен күбрәк борчылдым. Моңа кадәр өйдәгеләр дә авырмады. Вакцина кадатучылар юк. Һәр кешенең үз фикере, әлбәттә, тик… Чирнең бик мәкерле һәм куркыныч икәнен аңларга кирәк икән. Юкка гына әйтмиләр, юкка гына күрсәтмиләр. Үзең турында гына уйлыйсы түгел, башкаларны да кайгыртыр чак. Олы кешеләр дә күп авырый. Алар ничек кенә авырмый бит!.. Аңсыз ятучылар да бар. Медицина хезмәткәрләрен хурларга кирәкми. Мондагыларга тел-теш тидереп булмый».

Табиблар хезмәте

«Кызыл зона»дан соң Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Нигъмәтуллина белән сөйләшәбез. Йөкле хатын-кызлардагы коронавирус белән гади кешедәге чирне дәвалау аерыламы? Эштәге киеренкелекне ничек җиңәләр? Шулар турында сорашабыз.

– Саннар гел үзгәреп тора. Чирләүчеләр күп, авыруның катлаулырак узуы да дөрес. Күбесе үзлектән дәвалана, миңа бу кагылмас, дип саный… Күп аналар безгә инде чир шактый кискенләшкәч кенә килә. Хәзерге вакытта (18 августка караган мәгълүмат буенча. – Ред.) коронавируска билгеләнгән 29 ятакка 80ләп сырхау туры килә. Бүген бу сан – 72. Димәк, медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төшкән авырлык та ике мәртәбә артыграк, – ди табибә.

Нигина Амоновна йөкле хатын-кызларны дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләгәндә шуны искәртә: бу очракта ике гомер өчен көрәшәсе. «Йөклеләр белән эш иткәндә без бик чикле. Башкаларны дәвалауда файдалана торган дарулар бәби көткән ханымнарга туры килмәскә дә мөмкин. Коронавирус кискенләштергән гиперкоагуляция (кан оешуы. – Ред.) тромбозга китерә, плацентадагы яисә кендектәге тромблар исә гомер өчен куркыныч тудыра.  Кайчагында кискен адымга барыла: коронавирустан дәвалау уза алсын өчен, хатын-кызны алдан бала таптырырга мәҗбүрбез. 5 айлык ананың йөклелек чорын туктатырга, алдан бала таптырырга туры килде. Компьютер томографиясе үпкәсенең 4 дәрәҗәдә зарарлануын күрсәткән булачак әни язмышы өчен дә көрәшкән бар…», – ди ул. Ана карынында сабыйга коронавирус эләкми. Әмма моңа карап кына аңа зыян килми дип булмый. Нигина Нигъмәтуллина әйтүенчә, хатын-кызның үпкәсе зарарлангач, сабыйга да кислород җитми башлый. Үпкәләр каты кабык белән каплангандай була. Гипоксия (кислород җитмәү сәбәпле барлыкка килә. – Ред.) аркасында исә баш мие зарарлана. Табибә сүзләренчә, сырхаулар хәтта үз хәлләренең ни дәрәҗәдә авыр булуын да аңламас дәрәҗәгә җитә.

Нигина Нигъмәтуллина эш урынында яши дип әйтү арттыру булмас. Монда  иксез-чиксез эш, үз кешеләргә әйләнгән аналар, үз балаларың кебек якын сабыйлар көтә. Табибәдән иң истә калган авыр хәлләрнең берсе турында искә төшерүен сорыйбыз. Нигина Амоновна бер мәлгә тынып, уйга кала, тамагына төер тыгыла. Мондагы хәлләрнең берсен дә җиңел дип әйтеп булмыйдыр шул ул. Көн дә яшәү белән үлем арасында тартышу, көрәшү бара. Карында килеш бала гомере өзелгән очраклар да юк түгел. «Андый хәбәрне җиткерү авыр, билгеле. Алар белән бергә елыйбыз да. Сынау бу. Әмма мин хезмәткәрләремә бик рәхмәтле. Эш күләме зур булса да, барыбыз да тырыша. Бер генә медицина хезмәткәре дә эш сәгатем бетте дип, сәгать биштә кайтып китми. Без тәүлек буе монда, тәүлек буе элемтәдә. Чиплаштыру, әллә нинди уйдырмалар турында ишетү күңелгә тия. Сафсата инде бу! Чирне таратмау өчен мөмкинлекләр булганда…», – дип әрни Нигина Нигъмәтуллина.

Чулпан Гарифуллина

Фото: РКХ матбугат хезмәте


Фикер өстәү