Татарстанда аномаль эсселәр дәвам итә

Бүген, 20 августта һәм шимбә — 21 августта, Татарстанда төнлә 13-18, көнбатыш районнарда 23, көндез 33-39 градус эссе булачак. Бу хакта Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

22 августта төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак. Җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә — 13-18, көнбатыш районнарда — 23, көндез 33-38 градус эссе булачак.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча киләсе атна башында түбән атмосфера басымы йогынтысында тотрыксыз һава торышы булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.  Төнлә 15-20, көндез 25-30 градус җылы булачак.


Фикер өстәү