Конкурс Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибә туплау, яшьләрне агросәнәгать комплексы оешмаларына эшкә җәлеп итүдә ярдәм итү максатларында 14нче мәртәбә оештырыла һәм үткәрелә. Конкурска 253 гариза килгән, ә финал сынауларына кадәр республиканың 35 районыннан һәм Казаннан 176 кеше килеп җиткән.
Конкурс Казан дәүләт аграр университетының берьюлы өч мәйданчыгында барды. Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария табиблары, зоотехниклар, машина белән сыер саву операторлары, терлек үрчетү һәм азык-төлек җитештерү технологлары ярышты. Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында агрономнар һәм бухгалтер-икътисадчылар үз белемнәрен тикшерделәр. Механизаторлар һәм инженер-механиклар Лаеш районындагы «Агробиотехнопарк»ка бардылар.
Һәркайда ике этап узды: башта теория, аннары практика. Иң күпсанда катнашучылар «Иң яхшы механизатор» номинациясендә булды: анда 38 кеше көч сынашты. Алардан азрак ветеринария табиблары (35) булды, шулай ук инженер-механиклар һәм бухгалтер-икътисадчылар (28әр).
“Татарстанның агросәнәгать комплексы - республикабызның азык-төлек иминлеге нигезе ул. Без төбәгебезнең Россия Федерациясендә алдынгы урыннарда торуы белән горурланабыз, халыкны сыйфатлы һәм һәркем сатып ала алырлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәбез. Бу сокланырлык нәтиҗәләр - меңләгән белгечләрнең көндәлек, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Һәм бүген без сезнең арада, яшь һәм талантлы кешеләр арасында, үзләрен шушы игелекле һөнәргә багышларга теләүчеләрне күрүебезгә аеруча шатбыз. Без сезнең бу юлны сайлавыгызны югары бәялибез һәм сезгә сайлаган һөнәр юлыгызда һәрвакыт ярдәм итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
«Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә I урынны Минзәлә РДВБ ДБУдан Екатерина Перцеврь алды, II урынны «Август-Лениногорск» ҖЧҖеннән Камилә Каюмова алды, III урынны «Вахитова» ҖЧҖеннән Фәнис Хаҗиәхмәтов алды.
«Иң яхшы зоотехник» номинациясендә I урынны Красный Восток Агро АҖеннән Полина Ходдакова алды, II урынны «Урал» АХҖКыннан Ландыш Каюмова алды, III урынны «Август-Лениногорск» ҖЧҖеннән Николай Макеев алды.
«Терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технолог» номинациясендә I урынны «Азык-төлек программасы» АПКсыннан Дмитрий Дмитриев алды, II урынны «Урал» АХҖКыннан Айрат Корбанов алды, III урынны «Камский Бекон» ҖЧҖеннән Исмәтулла Саматов алды.
«Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор» номинациясендә I урынны «Урал» ҖЧҖеннән Мария Исрафилова алды, II урынны Тимирязев ис. ҖЧҖеннән Зөлфия Галиева алды, III урынны «Урал» АХҖКыннан Рәиф Гарипов алды.
«Азык-төлек җитештерүндә иң яхшы технолог» номинациясендә I урынны «Ак Барс» кошчылык комплексының «Яратель» кошчылык фабрикасыннан Наталья Тараканова алды, II урынны Казан сөт комбинатыннан Ильяс Әхмәтҗанов алды, III урынны «Таткралпатока» АҖеннән Лидия Артемьева алды.
«Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә I урынны «Татарстан» АХП» ҖЧҖеннән Илназ Әхмәдиев алды, II урынны «Активист» АХҖКыннан Руслан Константинов алды, III урынны «Ак барс» агрокомплексы» ҖЧҖеннән Ранил Мөхәммәтшин алды.
«Иң яхшы механизатор» номинациясендә I урынны «Арбор» ҖЧҖеннән Илшат Хәйруллин алды, II урынны «Татарстан» АХП» ҖЧҖеннән Фирдүс Галимҗанов алды, III урынны «Курса МТС» ҖЧҖеннән Рәмис Шәрәфиев алды.
«Иң яхшы агроном» номинациясендә I урынны «Волга-Селект» ҖЧҖеннән Иван Софонов алды, II урынны «Татарстан» АХП» ҖЧҖеннән Фирдүс Хәкимов алды, III урынны «Август-Агро» ИК ҖЧҖеннән Айрат Сафиуллин алды.
«Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә I урынны нәсел заводы АХҖКыннан Илсинә Хәйбуллина яулады. II урынны И.Г. Ганиев исемендәге «Майский» ТК» ҖЧҖеннән Данияр Нуруллин алды, III урынны «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан Фәнзилә Искәндәрова алды.
«Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Илназ Иванов, иң күп балл җыеп, Гран-прига ия булды.
Агросәнәгать комплексының булачак белгечләрен әзерләргә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты ярдәм итә, диелә хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез