Коронавирус йоктырган меңнән артык кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять аркасында кертелгән чикләүләрне йомшарту мәсьәләсе буенча киңәшмәдәге чыгышында авыручылар, ИВЛ (үпкәне ясалма вентиляцияләү) аппаратына тоташтырылган сырхаулар, медицина хезмәткәрләренең хәле һәм башка сорауларга бәйле хисап тотты.

Министр әйтүенчә, ир-атлар сырхаулар коронавирусны авыррак кичерә. Стационарларда коронавирус йоктыручы һәм йоктыруда шикле диагноз белән барлыгы 80 мең кеше исәптә тора. Шуларның 1 меңнән артыгы ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Коронавирус 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары булган кешеләрдә, шикәр диабеты һәм артык авырлыктан интегүчеләрдә кыен формада үтә.

Авыруларга 110 мең табиб ярдәм күрсәтә. Медицина хезмәткәрләренә түләүләр өчен Хөкүмәттән 45,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү