Владимир Путин чикләүләрне йомшарту турындагы фикерен әйтте

Россия Президенты Владимир Путин белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять аркасында кертелгән чикләүләрне йомшарту мәсьәләсе буенча киңәшмә башланып китте.

Видеоконференциядә төбәк башлыклары, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Владимир Путин киңәшмә башланыр алдыннан Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның хәле турында хәбәр итте. Ул башлыклардан урыннарда килеп чыккан проблемалар һәм аларны чишү ысуллары турында җиткерүне сорады, Роспотребнадзор һәм Россия Хөкүмәтенең чикләүләрне бетерү буенча тәкъдимнәре барлыгын әйтте. Губернаторлар шуларны исәптә тотып алга таба нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга тиеш булачак.

Киңәшмә турында тулырак сайтыбызда соңрак укый алырсыз.


Фикер өстәү