Газетага язылу

Казан чираттагы тапкыр халыкара лингвистика саммитын кабул итәчәк

Чәршәмбе, 28 октябрьдә, Татарстан башкаласында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында VII Казан халыкара лингвистика саммиты башлана. Бу хакта чараны оештыручыларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Саммитны ачу тантанасында республика Хөкүмәте, КФУ һәм ТР Фәннәр академиясе җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары, Белоруссия, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан генераль консуллыклары хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә.

2020 елдан башлап КФУ лингвистика һәм аның белән бәйле фәннәр өлкәсендә иң зур фәнни чараларның берсен – Казан халыкара лингвистика саммитын үткәрә. Вакыйганың оештыручылары арасында Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты һәм Лингвистик тикшеренүләр институты, Россия мәгариф академиясе бар.

Саммитның партнерлары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү стратегиясе институты, РФ халыклары туган телләре федераль институты, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, Рус теле һәм әдәбияты укытучылары халыкара ассоциациясе, РФ Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, Россия Инглиз теле укытучылары илкүләм ассоциациясе, Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе, ТР Рәисе каршындагы Рус теле комиссиясе, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре