«Авыл ипотекасы» программасы буенча йорт алган Радик Яруллин: «Болай булыр дип уйламаган идек хәтта»

Мәгълүм булганча, Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да 3 процентка кадәрге ставка белән «авыл ипотекасы» программасы эшли башлады. Бу кечкенә шәһәрләрдә һәм бистәләрдә яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Әлеге вакытта моннан 193 татарстанлы файдаланган.
Шундый бәхетлеләрнең берсе – Кама Тамагыннан Радик Яруллиннар гаиләсе. Алар әлеге программада катнашып, ике ай элек йорт сатып алган. Һәм озак та үтми, күченгәннәр дә.
— Программа турында ишеткәч, банкка гариза илтеп тапшырдым. Документларны бик тиз арада карадылар. Ике ай дигәндә әзер йортка кереп тә утырдык. Болай булыр дип үзебез дә уйламаган идек хәтта. Йортыбыз бик зур: 100 кв метр. Гаражы, мунчасы бар. Егерме сутый җире булу да бик шәп. Җиһазларын алып, кереп яшисе генә иде, – ди Радик Яруллин.
Яруллиннар өч бала тәрбияләп үстерә. Бер балаларын опекунлыкка алганнар. Ипотеканы исә 25 ел дәвамында 3 процент белән түлиячәкләр.
— Ай саен 10 мең сумга якын түләп барачакбыз. Без бик канәгать инде. Башка банкларда исәпләтеп караган идек, айлык түләү 14-15 мең сумнан башланды. Исән-сау яшәргә язсын иде, дип телибез, – ди гаилә башлыгы.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү