Авыл ипотекасын ничек алырга?

Узган ел республикада авыл ипотекасы программасы эшли башлады. Инде аның буенча 1600 гаилә кредит алган. Программа белән кызыксынучылар быел да күп. Ел башыннан гына да 466 гаилә йорт сатып алырга теләк белдергән. Эшне каян һәм ничек башлыйсы? Шул хакта тәфсилләп аңлатабыз.

Нәрсә белү мөһим?

Авыл ипотекасын Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан кала, Россиянең барлык төбәкләрендә дә бирәләр. Якын киләчәктә аны аерым бер шартларда Мәскәү өлкәсенә дә кертмәкче булалар.
Әлеге ярдәм чарасының асылы авылларда һәм халкы 30 меңнән артмаган шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 0,1–3 процент ставка белән ипотека алу мөмкинлегенә ия булуыннан гыйбарәт. Ставканы һәр очракта банк үзе билгели. Күпчелек кешегә кредитны 2,3 процент белән бирәләр. Ләкин әгәр кредитны вакытында түләп бармаган яки акчаны башка максаттан файдаланган очракта, банкның ставканы гадәтигә үзгәртү хокукы да бар.

Созаемщик өч кешегә кадәр була ала. Аларның берсе кредит алучының хатыны (ире) булырга тиеш.

Ипотекадан 3 млн сумга кадәр булган торак алганда файдаланырга була. Киләчәктә бу сумманы безнең төбәктә дә 5 млн сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр. «Россельхозбанк»ның Татарстандагы филиалы директоры Ләлә Кудәрмәтова аңлатуынча, 3 млн сумнан артыграк торган торак йортны сатып алырга теләгән очракта, гаилә әгъзалары кредитны аерым-аерым да рәсмиләштерә ала. Ләкин бу очракта ир дә, хатын да җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель) була.

Ипотеканы 25 елга кадәр алырга була. Татарстанда иң күп кредитны «Россельхозбанк» бирә. Аннан кала халык «Сбербанк» һәм «Ак Барс» Банк белән дә эшли.

Бакча йортларын авыл ипотекасына алырга ярамый, чөнки алар яши торган торак булып саналмый. Сатып алына торган йортның һичшиксез бетон нигезе булырга тиеш.
Торак бер кешегә туры килә торган нормадан кечерәк булырга тиеш түгел. Аның күләмен җирле үзидарәләр билгели.
Авыл ипотекасы программасында бер генә тапкыр катнашырга рөхсәт ителә.

Кредитны ничек аласы?

Банкка яза торган анкета-гариза гадәти формада. Ниндидер үзенчәлекле сораулары юк. Гаризага банк сораган документларны (паспорт, СНИЛС, 27 яшькә кадәрге ир-атларга хәрби билет, гаилә хәле һәм балалары турындагы документ, ИНН, эшен һәм финанс хәлен раслаучы документ, кредит алына торган күчемсез милек документлары) беркетергә кирәк.
Аннары банктан хәбәр көтәсе. Гадәттә алар гаризаны берничә эш көне эчендә карарга вәгъдә итә.
Торак табу һәм аңа банкның раславын алу – иң җаваплы һәм катлаулы эш. Монда берничә шартны истә тотарга кирәк. Шуңа күрә эшне торак эзләүдән башларга киңәш итә белгечләр.

Һәр төбәктә авыл ипотекасы программасында катнаша торган территорияләр исемлеге төзелә. Мондый исемлек рәсми интернет-сайтларда урнаштырылырга тиеш. Торакны анда күрсәтелгән территорияләрдән генә сайлап алырга туры киләчәк.
Йорт төзегән очракта, төзелеш оешмасын да җентекләп сайларга кирәк булачак. Аларга да шактый таләпләр куела. Төгәлрәк мәгълүматны кредит бирә торган банкның рәсми сайтыннан карарга кирәк булачак.
Участок сатып алганда яки йорт салганда җирнең торак пунктларга кергән булуы да мөһим. Һәм ул я торак төзелеше, яки шәхси хуҗалык алып бару өчен каралган булырга тиеш.

Иң соңгы нокта – кредит килешүен төзү, аны теркәү һәм сатучыга акча бирү. Ипотека һәм сату-сатып алу турындагы килешүләр берьюлы төзелә. Милек хокукы Росреестрда теркәлә. Документларны күпфункцияле үзәкләрдә яки Росреестрдагы офислар аша тапшырырга мөмкин.
Росреестрдан алынган документларны банкка тапшырырга кирәк булачак.

Яңалыклар

Ел башыннан авыл ипотекасын алу шартларына бераз үзгәрешләр кертелгән иде. Аларны кабаттан исегезгә төшерәбез.
Беренчедән, быелның 1 гыйнварыннан кабул ителгән яңа кагыйдәләр буенча, фатирны биш каттан биегрәк булмаган йорттан гына алырга мөмкин.
Икенчедән, милек хокукын рәсмиләштергәннән соң алты ай дәвамында заемщик ипотекага алынган яки төзелгән торакта теркәлергә тиеш. Бу таләп үтәлмәгән очракта, банк процент ставкасын кире кагарга хокуклы.
Өченчедән, хәзер йорт салу өчен җирнең милектә булуы таләп ителми, ул арендада да булырга мөмкин.
Дүртенчедән, ипотека алырга теләк белдерүченең соңгы эш урынында эшләү вакыты 3 айдан ким булмаска тиеш.
Бишенчедән, ана капиталын беренчел кертем итеп файдалану мөмкинлеге туды.

Иң актуаль 6 сорауга җавап

1. Ничә сум тора?
– Беренчел кертем – 10 проценттан башлап.
– Ставка – елына 3 процентка кадәр.
– Максималь сумма – 3 млн сумга кадәр.

2. Кайдан алырга мөмкин?
– Авыл.
– Авыл яки шәһәр тибындагы бистә.
– Халкы 30 меңгә кадәр булган шәһәр.

3. Кем ала ала?
– Россия гражданины.
– 21–65 яшьлек кешеләр.
– Даими хезмәт хакы булу шарт.

4. Нәрсә сатып алырга була?
– Яңа төзелгән йорттан яки икенчел базардан фатир.
– Әзер йорт.
– Төзелә торган йорт.
– Йорт салып чыгар өчен участок.

5. Әзер торак йортта нәрсә булырга тиеш?
– Ут, су, канализация,җылылык.

6. Йортны ничә ел эчендә төзеп бетерәсе?
– 2 ел.

Авыл ипотекасы – саннарда
– Банк вәкилләре әйтүенчә, авыл ипотекасыннан Лаеш, Питрәч, Биектау районнарында яшәүчеләр актив файдалана. Бирелгән кредитларның 50 проценты әлеге районнарга туры килә.
– Мөрәҗәгать итүчеләрнең 35 проценты район үзәгендә яшәүчеләр.
– Гариза тапшыручыларның 82 проценты – әзер торак, 17 проценты төзелә торган йорттан фатир сатып алырга тели.
– Йорт яки фатирларның бәяләре уртача алганда 2 млн 200 мең сумны тәшкил итә.

«Хыял чынга ашты»

Раил Шиһапов – авыл ипотекасыннан беренчеләрдән булып файдаланган кешеләрнең берсе. Узган ел ул фатирын Питрәч районының Көек авылыннан алган. Бүген яшәве дә, эшләве дә шушында ук.

– Безнең өчен бик әйбәт чара булды ул. Аңа кадәр хатыным белән фатир арендалап яши идек. Танышлар аша программа турында ишеттем дә документларны банкка илтеп тапшырдым. Ул вакытта күпкатлы йорт төзелә генә иде әле. Тиз арада аның эше бетте. Банктан рөхсәтне дә тиз алдык. Шулай итеп, документлар җыеп тапшыру белән фатирыбызга күчү арасы нибары ике ай гына булды. Хәзерге вакытта ай саен 17 мең сум кредит түләп барабыз. Без барысыннан да канәгать. Иң мөһиме – озак көтәргә туры килмәде. Танышларым арасында әлеге программа буенча тораклы булырга теләүчеләр күп түгел, әмма бар. Ләкин алар белән чагыштырганда, безнең хыял тизрәк чынга ашты, – диде ул.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү