Тотылган машиналар кыйммәтләнгән

Быел беренче кварталда Татарстанда тотылган автомобильнең уртача бәясе 355 мең сум тәшкил иткән.

Узган елның шул ук чорындагыга караганда 13,8 процентка күбрәк бу. Бәяләрне «Авито» белгечләре барлаган. Бәя үсү яңа машиналар кыйммәтләнүгә, валюта курслары «уйнау» һәм икенчел базарда ихтыяҗ артуга бәйле. Республикада беренче кварталда Lada маркалы машиналар (уртача бәясе – 153 мең сум) иң күп сатып алынган. Kia (655 мең сум) – икенче, Hyundai (586 мең сум)  өченче урынга чыккан.


Фикер өстәү