Алмагач белән шомырт чәчәкләрен салкын алмасын өчен нишләргә?

Ел саен шаулап чәчәк аткан шомырт һәм алмагачның чәчәкләрен язгы салкын ала. Аннан берәр ничек сакланып буламы?
Р. Сәлимова

Сорауга бакчачы Фарсил Зыятдинов җавап бирә:
– Быел салкыннар булмады. Һава температурасы 0 градустан түбән булганда гына, алмагач, шомырт чәчәкләрен салкын ала. Аннан сакланып булмый инде. Махсус препаратлар да юк. Әмма әгәр салкын төн буласын белсәң, әби-бабайларбыз ысулын кулланып карап була. Әйтик, шул кичне бакчаны төтенлисең. Болай эшләгәндә чәчәкләргә зыян азрак киләчәк. Әмма быел салкын төннәр булыр дип уйламыйм. Минем фаразларым буенча майның 3нән алып 15нә кадәр бакча эшләре өчен уңай көннәр булачак.


Фикер өстәү