Бакчачы-блогердан бүлмә гөлләре үстерү серләре

Матур гөлләр үстерә, тәмле ашлар пешерә. Бу сүзләрне Татьяна Шагиевага атап кулланырга да мөмкин. Дүрт бала анасы, уңган хуҗабикә булудан тыш, ул бүлмә гөлләре үстерергә ярата әле.

Мәктәптә укыган чакта, укытучылар кемне җиһазлар, кемне бүлмә гөлләре өчен җаваплы итеп куя иде бит әле, менә мине дә бер заман гөлләргә су сибүче итеп билгеләделәр. Җәйге каникул вакытында гөлләрне өйгә алып кайтып тәрбиялим, көзен бик авырлык белән генә кире кайтара, аларга бик ияләшә идем, дип искә ала ул.

Хәзер инде Татьяна күпләргә бүлмә гөлләре үстерү буенча киңәш бирә алырлык бакчачы булып җитешкән. Аның тәҗрибәсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Антуриум иратларга бәхет китерә

Элегрәк бу бүлмә гөле миндә бик начар үсте. Соңрак мин аның ир-атларга бәхет китерә торган гөл булуын белдем дә, ир-атлар йоклый торган бүлмәгә күчереп куйдым. Шуннан соң ул шаулап үсеп китте! Антуриумны тәрбияләгәндә әллә ни таләп ителми. Суны аңа мул итеп сибәргә, әмма шул ук вакытта бу гөлгә артык дым да ярамый. Гөл туфрагының өске каты тулысынча кипкәч кенә яңадан су сибәргә мөмкин. Бүлмәдәге температура түбәнрәк булган саен, су сибүне сирәгәйтергә кирәк. Антуриум дымлы һаваны үз итә. Шуңа гөл астына керамзитлы гөл төбе (поддон с керамзитом), аңа су тутырып куярга киңәш ителә. Шул рәвешле бүлмәдәге һава табигый юл белән дымлана, сафлана. Антуриум булган йортта яшәүчеләрнең көче арта, энергия өстәлә. Кешеләр депрессиягә бирелми. Шуңа күрә дә бу гөлне ир-атларга бүләк итеп тә була.

Спатифиллум су ярата

Бу бүлмә гөленә яз, җәй айларында, чәчәк аткан вакытта бик күпләп су сибәргә кирәк. Кыш көне исә су сибүне киметергә дә ярый. Әмма туфракның тулысынча кибүенә юл куярга ярамый. Су сибү һәм яфракларга сиптерү өчен 12 сәгать буе бүлмә температурасында торган су кулланырга кирәк. Спатифиллумның яфраклары саргаюын күрсәгез, аңа су җитми дигән сүз. Бу гөлгә яктылык артык кирәкми. Ул күләгәдә дә яхшы үсә. Әмма спатифиллумның яфраклары кечерәя башлый икән, аны яктыга чыгарырга вакыт җиткән дигән сүз. Яздан көзгә кадәр спатифиллумны атнасына бер тапкыр махсус ашлама белән ашлыйлар.

Гади туфрак кына ярамый

Орхидеяны кышкы чорда тынычлыкта калдырыгыз һәм аңа кагылмагыз. Төп кагыйдә әнә шул. Орхидея дым яратмый. Аны утыртканда исә үтә күренмәле чүлмәк сайларга киңәш ителә. Болай эшләгәндә сез орхидеяның тамырларын күреп торачаксыз, бу су сипкәндә аларның корыганмы-юкмы икәнен билгеләргә ярдәм итәчәк. Артык су һәм вакытсыз су сибү орхидеяның чәчәк атуына киртә булып тора һәм үсешен тоткарлый. Кыш көне гөлгә аена бер тапкыр су сибү дә җитә. Шаулап чәчәк атсын дисәгез, температураны түбәнәйтергә кирәк. Шуңа да орхидеяны тәрәзә төбендә үрчетәләр. Ягъни, кич салкын, ә көндез – җылы булырга тиеш. Орхидеяны гадәти туфракка утыртып ялгышмагыз! Аны махсус имән кабыгына утырталар.

Петуния утыртабыз

Рассадага петуния чәчкәндә шушы киңәшләрне истә тотарга кирәк.

Утырту өчен махсус пластик контейнерлар кулланырга мөмкин. Алар кечкенә генә парник кебек: җилләтергә дә уңайлы, урынны да күп алмый.

Утыртыр алдыннан, грунтны пульверизатор ярдәмендә дымландырабыз. Әмма артык су сиптереп мавыкмагыз. Туфракны 3-4 см калынлыкта алсагыз җитә. Петунияне чәчкәннән соң, аның өстенә кабат туфрак салмыйлар. Киресен эшләгәндә үсентеләр шытмаячак. Су сиптереп чыккач, савытны капкач (яисә пленка) белән ябабыз да, җылы урынга яисә фитолампа астына куябыз. Уңай шартларда беренче шытымнар 2 атнадан соң күренәчәк. 14 көн эчендә шытымнар күренми икән, башка көтмәгез дә. Шытымнар барлыкка килгән очракта да, алар бик зәгыйфь булачак. 10 – 12 атнадан исә петуния чәчәк тә бирә башлаячак. Аннан исә чәчәкне ачык туфракка чыгарып утыртырга да мөмкин.

Яфрактан да тамыр җәя

Балаларым еш кына замиокулькас дигән гөлне сындырып, яфракларын өзеп уйный. Бу декоратив үсемлекне, сынган очракта да, чыгарып ташларга ашыкмагыз. Аны яңадан үстереп була. Моның өчен гөлнең яфрагы һәм сынган сабы да (черенок) җитә. Яфракны махсус грунтка утыртабыз да, тамыр җәйгәнен көтәбез. Сабын суга куеп торып та яңа гөл үстерергә мөмкин.


Фикер өстәү