2020 ел җәендә нинди төсләргә өстенлек бирергә?

Кием-салым кибетенә йөрү гомерне озайтып кына калмый. Киемнәрен һәрчак яңартып торган кешенең йөзендә җыерчыклар да азрак була! Күптән түгел Тайвань галимнәре шундый кызык­лы нәтиҗә ясаган. Матур итеп киенергә яратабыз, билгеле. Аеруча җәй көне киемне яңартып, төрләндереп торасы килә. Үзе матур, үзе уңайлы булсын. Җәйге кием тагын нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Быел нинди киемнәр модада булачак?

 

Җәй көне матур киенү серләре белән тәҗрибәле стилист Галия САФИНА уртаклаша

:: Галия, җәйге кием сайлаганда, иң элек нәрсәгә игътибар итәргә?

– Иң беренче чиратта кием тегелгән тукымага игътибар итәргә кирәк. Алар табигый материалдан булырга тиеш. Җәен сыланып тормаган, иркенрәк киемгә өстенлек бирсәң яхшы. Шул ук вакытта аның моделе дә заманага туры килгән, актуаль булырга тиеш.

:: Табигый тукыманың ниндиенә өстенлек бирергә?

– Табигый тукымалар уңайлы гына түгел, тәнне дә сулата. Җәйгә җитен, мамык, ефәк, лиоцелл (эвкалипт үзагачы нигезендә ясала), модал (ясалма ефәк) тукымаларга игътибар бирергә киңәш итәр идем. Беренче телгә алган өч тукыма – тулысынча табигый. Җитен, мамык тукымалы киемнән йөргәндә тән бик яхшы сулый, ул дым да сеңдерми, тартылмый, сузылмый – формасын ничек бар, шул килеш саклый. Буялмаган, табигый җитен тукымадан тегелгән кием тән тиресен хәтта бактерияләрдән дә саклый. Әмма әлеге тукымадан тегелгән киемнәр, гадәттә, югач утыра. Шуңа күрә андый киемне берәр размер зуррак алырга киңәш итәм. Җитен тукыма бик нык йомарлануы белән дә аерылып тора. Әмма сыйфатлы җитен тукыма, никадәр генә бөгәрләнсә дә, ямьсез күренмәячәк. Гомумән, җәй көне андый йомарланган киемнәргә күз йомсаң да була. Мамык тукыма бик уңайлы. Сузылмый да, тәнгә дә рәхәт. Әлеге  тукымадан тегелгән кием шулай ук сыланып тормасын. Җәйге чорда ефәк тукымаларга да игътибар итәргә кирәк. Ефәк кием кигән кеше зәвыклы күренә, һәрчак игътибар үзәгендә була. Җитен, мамык тукымалар белән чагыштырганда ул дымны яхшырак сеңдерә, аны тиз арада парга әйләндерә.  Бәясе ягыннан башка тукымалар белән чагыштырганда кыйммәтрәк булса да, ефәк тукыма тәнне бактерияләрдән саклавы, үз формасын югалтмавы белән дә игътибарга лаек.

:: Кыйммәтле кием сыйфатлырак була, дигән фикер белән килешәсезме?

– Юк, килешмим. Кайчак кыйммәтле кием дә сыйфатсыз булырга мөмкин. Һәр җитештерүче бәяне үзенчә билгели. Хәтта бик сыйфатсыз, начар киемгә дә бәяне арттырып куя алалар. Шуңа күрә иң беренче чиратта киемнең сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Әйтик, тулысынча поли­эстер дигән синтетик тукымадан торган күлмәкне 5-6 мең сумга сатып алу – башка сыймый торган хәл. Бу бәягә сыйфаты буенча аннан мең өлеш яхшырак булган берничә күлмәк сатып алырга мөмкин. Бренд өчен генә артык акча чыгарырга кирәкми. Шәхсән үзем дә бик кыйммәтле киемнәр алырга яратмыйм.

:: Яшерен-батырын түгел, бүген кибетләрдә яңа кием-салым белән беррәттән, киштәдә берничә сезон дәвамында ятканнарын да очратырга мөмкин. Иске товарны ничек аерырга? Алданмас өчен нинди билгеләргә игътибар итәргә?

– Бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган кешегә кибеттәге киемнең актуальме-юкмы икәнен аеру кыен, билгеле. Карап торышка, материалы да яхшы, яңа кебек тоела. Кайсы киемнең – яңа, кайсысының күптәнге икәнен аңлар өчен хәзерге вакытта нинди киемнәрнең модада булуын белергә кирәк. Моның өчен газета-журналлардагы, социаль челтәрләрдәге модага кагылышлы мәгълүматлар белән даими рәвештә танышып барырга кирәк. Шул гына.

:: Балаларга җәйге кием сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Җәйге балалар киеме табигый тукымадан тегелгән, уңайлы, иркен булырга тиеш. Беренчесенә аеруча басым ясар идем. Җәйге балалар киеме 100 процент табигый тукымадан торырга тиеш. Без, зурлар, ара-тирә полиэстер, акрил кебек синтетик тукымадан тегелгән киемнән дә йөри алабыз әле. Балаларны исә андый киемнән йөртергә ярамый.

:: Тәҗрибәле стилист буларак, әйтегез әле: бүген бездә халыкның, аерым алганда, Татарстанда яшәүчеләрнең киенү рәвешендә билгеле бер закончалык күзәтеләме? Дөрес итеп, зәвык белән киенә беләбезме?

– Зәвык белән киенә белгән-белмәгән кешеләр һәр җирдә очрый. Дөрес, безнең киенү рәвешен Европа белән чагыштырып булмый. Без барыбер искечәрәк киенергә яратабыз. Яңалыкны бик кабул итеп бетермибез. Әмма шулай да безнең республика халкы, аерым алганда, Казанда яшәүчеләр Мәскәү халкы белән чагыштырганда матуррак, зәвыклырак киенергә тырыша. Бездә кеше янында матур күренәсе килү теләге көчлерәк.

:: Кием сайлаганда иң еш күзәтелгән хаталарны да атап үтсәгез иде.

– Кием сайлаганда иң еш күзәтелгән хата – киемнең нинди тукымадан тегелгәнлеге белән кызыксынмау, аның составы турындагы мәгълүматны укымау. Мисал өчен, җәйге кием тегелгән тукыманың 80 проценты – полиэстердан, 20 проценты мамыктан торса, аны алмавың хәерле. Андый киемнәр бер тапкыр киеп салырга гына бара. Аяк киеме сайлаганда табигый материалдан тегелгән яки чүпрәк аяк киемгә өстенлек бирергә кирәк. Әйтик, полиуретаннан тегелгән аяк киемнәре җәйгә гомумән бармый. Кием сайлаганда күзәтелә торган тагын бер зур хата – үзеңә нинди кием килешү-килешмәүне белмәү. Моның өчен стилистларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үз фигураңа туры килгән кием-салым турында мәгълүмат шул ук интернетта да тулып ята. Аны рәхәтләнеп үзлегеңнән дә өйрәнергә була. Күпләр кием сайлаганда хәзерге вакытта нинди киемнең модада булуын аера алмыйча да аптырый. Мода артыннан күзәтеп бару, өйрәнү өчен дә бүген мөмкинлекләр җитәрлек. Теләк кенә булсын!

:: Хәзер нинди кием модада? Быелгы җәйдә нәрсәләр актуаль булачак?

– Быелгы җәйдә тулысынча джинс материалдан торган киемнәр модада. Киңәеп киткән, биек, торба рәвешендәге чалбарлар хәзер аеруча актуаль. Кроп-топлар, гади тел белән әйтсәк, кыска топлар да бик популяр. Бу сезонда күләмле жакетлар да модада булачак. Табигый төсләр (ак, аксыл көрән, зәңгәрсу, алсу), нюд, фуксия төсләре дә хәзер бик актуаль. Быелгы җәйдә вак чәчәкле, тропик киемнәр дә еш очраячак.

 

Абау!

Җир йөзендә яшәүче гүзәл затларның 74 проценты һәр минут саен (көненә 950 тапкыр) яңа кием турында хыяллана.

Хатын-кыз гомеренең 25284 сәгать 53 минут вакытын яңа кием сатып алуга сарыф итә.

Шоппинг яратучылар депрессиягә сирәк бирешә.

Кием-салым кибетендә йөрергә яраткан гүзәл затлар үзләрен яшьрәк хис итә. Аларның битендә җыерчыклар да азрак була.

Ир-атларның 80 проценты кием сайлауны иң күңелсез шөгыль дип саный.

 

Җәйгә гардеробын яңартырга теләүчеләргә

Галия Сафинадан 5 киңәш:

1. Артык-портык әйбер җыймас өчен, кибеткә барыр алдыннан иң элек үзегезгә нәрсә кирәклеген төгәл ачыклагыз. Әйтик, сезгә җәйге блузка кирәк, ди.

2. Иске фасон кием алып кайтмас өчен, алдан быел нәрсәләрнең модада булуы белән дә танышып чыгарга онытмагыз. Кибеткә баргач та, иң элек үзегезгә ошаган киемнең быелгы сезонда актуальме-юкмы икәнлегенә игътибар итегез.

3. Алга таба киемнең составы күрсәтелгән тамга язуы белән танышыгыз. Ул табигый тукымалардан тегелгән булса, хәерле.

4. Киемне киеп карыйбыз. Ул безгә килешәме-юкмы? Җәйге кием сыланып тормаса яхшы. Әйтик, безнең очракта блузканың төймәләре күкрәк турысыннан тартып тормаска тиеш.

5. Сезгә ошаган киемнең җепләре чыккан икән – куркыныч түгел. Аларны кисеп атып була.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү