XXVI «Алтын каләм — Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивале башланды

«Волга» яшьләр үзәгендә XXVI Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты «Алтын каләм – Золотое перо» фестивален ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лия Заһидуллина бар иде.

Фестивальгә нигез салучыларның берсе Римма Ратникова катнашучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

– Без бу фестивальне бик яратабыз, мин сезне — катнашучыларны бик яратам. Фестиваль – минем тормышымның мөһим өлеше. Бу яшь журналистларга юнәлеш бирә торган урын. Сезнең киләчәгегез дә монда хәл ителер дип ышанабыз, – диде ул, катнашучыларны сәламләп.

Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, фестивальнең озын гомерле булуы барлык тармакларның да – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, КФУ, Журналистлар берлеге һәм ТР яшьләр эшләре Министрлыкның уртак эшенә бәйле. «Безнең көчле булуыбыз – бергә булуда» , – дип ассызыклады ул.

Катнашучыларны сәлампләп чыгыш ясаган Тимур Сөләйманов әйтүенчә, «Алтын каләм» – мөмкинлекләр мәйданы. Монда балалар тәҗрибә дә уртаклаша, үзен дә күрсәтә ала.

– Ә министрлык өчен бу – сезне борчыган сорауларны ишетү һәм аңлау мөмкинлеге. Бу яңа юнәлеш һәм яңа агым. Яшьләрнең үзеннән башка яшьләр өчен берни дә юк дигән шигаребез бар. Фестиваль моңа дәлил, аны кайчандыр бу юлны узган яшьләр әзерли бит, – диде министр урынбасары.

Илдар Миргалимов ассызыклаганча, фестиваль «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» премиясе алдыннан узуы да символик мәгънәгә ия.

– Журналистика – үткәндә калган һөнәр түгел, бу хәзерге заман һәм киләчәк һөнәре. Биш көн эчендә мин сезнең бу өлкә сезнекеме һәм алга таба моның белән шөгыльләнергә телисезме-юкмы – шуны аңлавыгызны телим, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, биш көн дәвамында 170 катнашучыны фестиваль кысасында бай программа һәм редакцияләр режимында эш көтә.

Фестивальдә эш һәм укыту ике дәүләт телендә уза. Биредә 10 яшьтән 20 яшькә кадәр яшь журналист катнаша.


Фикер өстәү