«Алтын каләм» XXVI Республика фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестивале узачак. Әлеге конкурска гаризалар кабул ителә башлады.

Фестивальгә гаризалар кабул итү 23 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны сайлап алу ике этапта бара. Беренче этапта портфолио әзерләү һәм https://forms.gle/rAQgKwzfRTq22jaQA сылтамасы буенча гариза тутыру шарт. Икенче этап – махсус кушымтада бирем үтәү (бирем шартлары ВКонтактедагы төркемдә урнаштырылачак). Финалга узган катнашучылар исемлеге 17-20 июль аралыгында билгеле булачак.

Быел фестиваль 9 юнәлеш буенча эш алып барачак: басма матбугат (татар һәм рус телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, подкаст, дизайн һәм версткалау, SMM. Яңалык буларак подкаст юнәлешен әйтергә мөмкин.

 

Татарстандагы матбугат кырында булган иң актуаль темалар нигезендә фестиваль темалары да билгеләнде. Болар:
1. «Туган телем – газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре»
2. «2021 ел – Россиядә фән һәм технологияләр елы»
3. «Илкүләм проектлар – яшьләр күзлегеннән»
4. «Авыл көче. Авыл яшьләренең үсеш территориясе»
5. «XXI гасыр яшьләре: үсмерләр турында үсмерләр»
6. «Алга – киләчәккә: 50 елдан соң журналистика»

Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре – Гран-при ияләре – Татарстан Республикасы бюджетыннан Президент Р.Н. Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчасына «Журналистика» яисә «Телевизион журналистика» белгечлеге буенча (рус һәм татар телләрендә) Казан федераль университетында уку мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, һәр катнашучының Татарстан Республикасы басмаларында һәм яшьләр оешмалары матбугат хезмәтләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарында стажировка алу мөмкинлеге биреләчәк.


Фикер өстәү